+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 декабрь 2022, 07:25

Бүген - Волонтерлар көне!

Бүген илебездә Волонтерлар көне билгеләп үтелә.

Бүген - Волонтерлар көне!Бүген - Волонтерлар көне!
Бүген - Волонтерлар көне!

"Әлеге бәйрәм җәмәгатьчелек игътибарын волонтерлык кебек мөһим эшкә – мохтаҗларга түләүсез ярдәм итүгә җәлеп итүне максат итеп куя. Бүген Башкортстанда 1 000нән артык волонтерлык оешмасы, берләшмәләр һәм 70 000 тирәсе волонтер эшли. Башкортстанда волонтерлар ярдәменнән башка бер генә зур вакыйга да узмый. Волонтерлар 2021 елның җәендә янгыннарны сүндерүдә зур ярдәм күрсәтте.

Волонтерлар СВОда катнашучы хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтүдә читтә калмады. Бүген бу эшне #МыВместе төбәк штабы алып бара. Аның контроле астында республика муниципалитетларында штаблар урнаштырылган. Агымдагы елның сентябреннән волонтерлар максатлы ярдәм күрсәтү буенча - 1700, юридик ярдәм күрсәтү буенча - 200дән артык һәм психологик ярдәм күрсәтү буенча 700дән артык заявканы үтәде.

Кешеләргә риясыз ярдәм итәр өчен, зур йөрәккә, рух көченә һәм актив позициягә ия булырга кирәк. Моңа үз җанын, көчен һәм вакытын салган һәркемгә ихлас күңелдән рәхмәт белдерәм. Сезгә иминлек, бәхет, игелек телим!" - дип язган социаль челтәрләрдә Премьер-министр урынбасары Ирек Сагыйтов.

Фото: noodlemagazine.com

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас