+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 декабрь 2022, 13:59

Бер авариядә ике кешене югалттык...

Бу коточкыч юл-транспорт һәлакәте кайда булган?

Бер авариядә ике кешене югалттык...
Бер авариядә ике кешене югалттык...
Башкортстанның ЮХХДИ башлыгы Владимир Севастьянов ике кеше һәлак булган төнге юл-транспорт һәлакәте турында тулырак сөйләде.

Төнге сәгать икенчедә Уфа – Янавыл юлының 202нче чакрымында "Богдан" җиңел һәм «Урал» зур йөк автомобильләре бәрелешкән.

Авария нәтиҗәсендә, җиңел машинаның 20 яшьлек ике пассажиры алган җәрәхәтләрдән үлгән. «Богдан» машинасы шоферына һәм аның ике пассажирына медицина ярдәме дә кирәк булды. Билгеле булганча, җиңел автомобильнең тормоз юлы 54 метр тәшкил иткән.

Юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган автомобиль хуҗасы пассажир сыйфатында булган. Машина белән аның иптәше идарә иткән булган. Ул спиртлы эчемлекләр эчүгә тикшерү узган.

Авария факты буенча тикшерү башланган.

Фото: Горобзор.ру

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: