

Башкортстанга беренче тапкыр әкияти кыштан кунак - Кыш бабай килде! Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Алан Марзаев социаль челтәрләрдәге рәсми битендә хәбәр итә. Ул шулай ук Куйбышев тимер юлы филиалы начальнигы Вячеслав Дмитриевка һәм аның хезмәттәшләренә балалар һәм өлкәннәргә шундый бәйрәм оештырган өчен рәхмәт белдерде. Кышның төп әкият героен Башкортстан башкаласында шулай ук балалар, "РЖД" филиалы - Куйбышев тимер юлы башлыгы Вячеслав Дмитриев, Башкортстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев һәм башкалар каршы алды.
- Башкортстан Кыш бабайга бик ошар, дип ышанам. Аның безгә ел саен кунакка килүен, балаларны сөендерүен һәм аларның иң изге хыялларын тормышка ашыруын көтеп калачакбыз, - дип яза Алан Марзаев.
Мәртәбәле кунаклар барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, ә Кыш бабайга балалар бер мичкә башкорт балы бүләк итте.
Искәртеп узабыз, Кыш бабай поезды тукталыш ясый торган һәр шәһәрдә вокщалда артистлар һәм аниматорлар катнашлыгында күңел ачу программасы үткәрелә.
Куйбышев тимер юлы буйлап сәяхәтне Кыш бабай поезды 6 декабрьдә Яр Чаллы станциясеннән башлады. Уфадан кузгалучы состав Белорет (8 декабрь), Самара (10 декабрь), Сызрань (11 декабрь), Ульяновск (11 декабрь), Саранск (12 декабрь), Пенза (12 декабрь) станцияләрендә тукталыш ясаячак.
Фото: pravitelstvorb.ru