+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 декабрь 2022, 10:12

Дүрт көн аракы алып булмаячакмыни?

Яңа елның беренче көннәрендә сәүдә нокталарында кайбер үзгәрешләр булачак.

Дүрт көн аракы алып булмаячакмыни?Дүрт көн аракы алып булмаячакмыни?
Дүрт көн аракы алып булмаячакмыни?

Республиканың Сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министрлыгында Башкортстанда Яңа ел бәйрәме чорында хәмер сатуны тыюның нинди көннәрдә һәм нинди сәгатьләрдә гамәлдә булачагын аңлаттылар.

Төбәк территориясендә 3, 4, 5, 6 гыйнварда 17.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр кибетләрдә сатуны тыю гамәлдә булачак. Ягъни, бу көннәрдә спиртлы эчемлекләрне иртәнге 10нан 17.00 сәгатькә кадәр генә сатып алырга мөмкин булачак.

Шулай итеп, чикләүләр 4 көн дәвамында һәм кибетләрдә сәүдә итүгә карата кертелә. Барларда һәм рестораннарда спиртлы эчемлекләргә заказ бирергә мөмкин булачак.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас