+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 декабрь 2022, 06:38

Мобилизациянең икенче дулкыны әлегә көтелми

Ил Президенты Владимир Путин мобилизациянең икенче дулкыны турындагы сорауга җавап бирде.

Мобилизациянең икенче дулкыны әлегә көтелмиМобилизациянең икенче дулкыны әлегә көтелми
Мобилизациянең икенче дулкыны әлегә көтелми
Русиядә өстәмә мобилизация турында сүз алып баруның мәгънәсе юк. Бу хакта 7 декабрьдә Кеше хокуклары буенча совет әгъзалары белән очрашуда ил Президенты Владимир Путин белдерде.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә дәүләт һәм Оборона министрлыгы өчен бу кирәк түгел.

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, хәзер өлешчә мобилизация кысаларында элек чакырылган 300 мең кешенең 150 меңе группировкада махсус операция үткәрү зонасында урнашкан. Калганнары әлеге вакытта хәрби күнекмәләрен камилләштерүне дәвам итә һәм махсус хәрби операциягә җибәрелмәгән.

Фото: Горобзор.ру

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас