+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 декабрь 2022, 09:15

Унөченче пенсия булачакмы инде, юкмы?

Депутатларыбызның авызыннан шундый сүз бер чыккач, пенсионерлар көтә бит...

Унөченче пенсия булачакмы инде, юкмы?Унөченче пенсия булачакмы инде, юкмы?
Унөченче пенсия булачакмы инде, юкмы?

Русиядә 13нче пенсия түләүгә 600 миллиард сум чамасы кирәк булыр иде, әмма дәүләт бюджетында моңа акча җитмәячәк. Социаль анализ һәм фаразлау институты фәнни хезмәткәре Виктор Ляшок шундый фикердә.

Ул депутатларның мондый тәкъдимне Европа илләрендәге тәҗрибәгә таянып кертүләрен билгеләп үткән. Аларда 13нче пенсия күптән түләнә.

Әмма безнең илдә бу айлык түләүләрне бик нык киметкән очракта гына  мөмкин. Белгеч сүзләренә караганда, хезмәт хакларыннан алып калына торган страховка җыемнары исәбенә 13нче пенсияне биреп булмый, чөнки алар айлык пенсияләрне түләүгә китеп бара.

Моннан тыш, оборонага һәм хәрби техникага бик күп акча сарыф ителә.

Менә бу идеяне былтыр биргән булсалааар...

Фото: mk.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас