Узган атнада республикада юллар торышы буенча мөрәҗәгатьләр ике тапкыр диярлек кимегән, тик, элеккечә үк, алар ЦУР статистикасында беренче урында тора. Халык юлны һәм юл читләрен кардан һәм боздан чистарту зарурлыгы турында язуын дәвам итә, бозлавыкка каршы материаллар сибүне сорый. Шулай ук кешеләрне урамнардагы караңгылык, светофорлар эше, тротуарлар юклыгы һәм башка бик күп сораулар борчый. Бу хакта ЦУР командасы Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
Төбәктә яшәүчеләрдән сәламәтлек саклауга кагылган мөрәҗәгатьләр саны арткан, узган атна күрсәткеченә караганда, 135кә күбрәк. Бу темага республика Ситуацион үзәк операторларына күп шалтыратулар килә. 28 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр үзәккә 18479 тапкыр шалтыратканнар. Иң күп шалтыратулар дүшәмбегә туры килгән, нигездә – табибка язылу буенча. Бер атнада Башкортстанның ЦУР системалары 4372 мөрәҗәгать теркәгән, бу, бер атна элек булган сан белән чагыштырганда, 1143кә кимрәк.
Халыкны нәрсәләр борчый? Мәсәлән, Уфада яшәүче бер ханым янгыннан соң Мушников урамындагы 9нчы йорттагы подъездны ремонтлауны сораган. 6нчы подъезддагы 2нче һәм 3нче катлар арасында түшәмне агартырга һәм стеналарны буярга кирәк булган. Бу турыда ул 11 сентябрьдә социаль челтәрләрдә язган. Башкортстанның ЦУР мәгълүмат системалары хәбәрне теркәгән, ә башкаланың Калинин районы хакимияте хезмәткәрләре эшкә алган. Хатынны шунда ук кисәткәннәр: әлеге мәсьәләне тиз арада хәл итеп булмаячак, чөнки “ЖЭУ-66” идарәче компаниясенең барлык эшчеләре дә җылыту сезонына әзерлек белән мәшгуль. Эшче куллар бушагач, подъездда яңа җылыту батареясе урнаштырачаклар һәм аннары косметик ремонт ясаячаклар, дип ышандырганнар.
25 октябрьдә хезмәткәрләр подъездда яңа җылыту радиаторы куйган. Ә соңыннан ремонтка керешкән. 18 ноябрьдә әлеге йортта диварларны буяп, түшәмне агартканнар. Хәзер подъезд җылы да, чиста да, якты да.
21 ноябрьдә 18нче дәваханәгә караган 2нче поликлиниканың кызыл зонасында баскычны тайгакка каршы өслек белән җиһазлаганнар. Ләкин бу һәрвакытта да алай булмаган. Башкортстанның ЦУР системалары пациентларның тайгак баскычларга шикаятьләрен ел башында ук теркәгән. Ул чакта Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре мөрәҗәгатьне контрольгә алган. Финанслау билгеләнгәнче һәм торглар үткәргәнче, поликлиника хезмәткәрләре баскычны һәм ишегалдындагы мәйданны кардан һәм боздан үзләре чистартып торган. Октябрьдә монтаж эшләренә керешкәннәр, ә ноябрь уртасына тайгакка каршы өслек урнаштырылган.
Бик күңелсез хәбәр: вандаллар Баймак районының Иске Сибай авылында Сөләйманов урамындагы контейнер мәйданчыгын ваткан: 7 октябрьдә бер ханым социаль челтәрләрдә капка, койма һәм контейнерлар булмауга зарланган. Аның ачуын аңлап була, биредә гомум милеккә сак карыйлар: өмә ясап җыештыралар һәм хәтта җил чүпне тирә-якка таратмасын өчен мәйданчыкны киртәләп куйганнар.
“Инцидент-менеджмент” системасы хәбәрне теркәгән, ә Баймак районы хакимияте хезмәткәрләре аны контрольгә алган. Сөләйманов урамындагы чүп-чар мәйданчыгының билгесез кешеләр тарафыннан берничә тапкыр ватылуы ачыкланган, әмма гаеплеләрне табарга мөмкин булмаган. “Сибай” торак-файдалану идарәсе хезмәткәрләре урынга чыгып, участокны тикшергән һәм 1 декабрьдә контейнер мәйданчыгын ремонтлаган. Мөрәҗәгать авторы комментарийларда эшләре өчен аларга рәхмәт белдергән.
Водительләр К. Маркс урамының 9/1 адресы буенча урнашкан йорт янындагы газонга һәм тротуарларга машина куймасын өчен, Уфада яшәүче берәү анда багана урнаштыруны сораган. Җәй көне йорт яны территориясен “Башкортстан ихаталары” республика программасы буенча төзекләндергәннәр. Ләкин эш вакытында иске газон баганасы сүтелгән. Кыш җиткәч, автомобильчеләр машиналарны теләсә кая куя башлаган. Газонны җимермәсеннәр һәм тротуарга машиналар куймасыннар өчен 23 ноябрьдә “6нчы йорт идарәсе” идарәче компаниясе хезмәткәрләре парковка баганалары урнаштырган.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.