

Биредә автомобиль Агыйдел елгасында боз кичүе аша үтәргә уйлаган һәм юл уртасында яртылаш суга чумган.
«Исегезгә төшерәм, Агыйдел елгасы аша боз кичүен оештыру эшләре башланды. Ләкин, салкын һава торышына карамастан, боз әле юка. Хөрмәтле автобус йөртүчеләр, үзегезне һәм пассажирларны саклагыз», - дип яза социаль челтәрләрдә Антон Талалов.
Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында матбугат хезмәтендә ирнең «Газель» белән бозга чыгып, ярдан җиде метр ераклыкта боз астына төшүен аныкладылар. Үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк, транспорт чарасы хуҗасы үзе чыгып өлгергән.
Ведомствода шулай ук әлеге кичүнең декабрьнең икенче декадасында гына ачылуга әзерләнүен билгеләп үттеләр.