+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 декабрь 2022, 03:00

Кошларны икмәк белән агуламагыз!

Ә нәрсә ашатырга була соң?

Кошларны икмәк белән агуламагыз!Кошларны икмәк белән агуламагыз!
Кошларны икмәк белән агуламагыз!

"Кошларга, гомумән, икмәк ашатырга ярамый. Чөнки бу аларның гомерен кыскарта. Беренчедән, аларның бүксәләре бик еш тыгыла. Алар ипине ашый, ләкин эшкәртеп бетерә алмый һәм ул ашказанында чери башлый. Ашказаны-эчәк тракты белән проблемалар барлыкка килә. Әгәр дә кош гел икмәк ашаса, инде бер-ике елдан соң эчке органнары белән проблемалар башлана. Әлбәттә, табигатьтә бернинди терапия дә юк һәм, нәтиҗәдә, кош бик тиз үлә", - дип аңлата белгечләр.

Шуның өчен ташларга кызганып, кошларга каткан, күгәргән ипи ыргытмагыз. Күгәргән икмәкнең бер генә кисәге дә кошларның сулыш юллары, аларның ашказаны-эчәк тракты зарарлануга китерергә сәләтле. Гөмбәчекләр кошларның ашказаны эчендә үсә башлый, аңа ашарга, эчәргә, йотарга комачаулый. Мондый авыру кошлар үлемнәре алдыннан бик озак җәфалана.

Кышлаучы кошларга кыздырылмаган көнбагыш төшләре, тозсыз сало һәм тозсыз май ашатырга була. Моннан тыш, кошларга ит, нарат күркәләре, чикләвек, кипкән миләш, тары, солы һәм бодай бирергә мөмкин.

Фото: kubantseva-irina.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас