+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 декабрь 2022, 15:30

Юка бозга ышанып, алты кеше һәлак булды

Бу хакта республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов социаль челтәрдә яза.

Юка бозга ышанып, алты кеше һәлак булдыЮка бозга ышанып, алты кеше һәлак булды
Юка бозга ышанып, алты кеше һәлак булды

Бүген, боз торышын мониторинглау максатыннан, Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетыннан коллегалар белән Караидел елгасын Нуриман районының Павловка поселогын кадәр очып узып карадык, - дип яза ул. - Салкын һава торышына карамастан, күп урыннарда боз туңмаган яисә елганы юка боз каплаган. Шуңа күрә балыкчылар тупланган урыннарда, һава мендәрендәге суднолар кулланып, профрейдлар үткәрдек, белешмәләр тараттык һәм хәвефсезлек кагыйдәләре турында сөйләдек.

Республика халкын юка бозга чыкмаска өндим.

Исегезгә төшерәбез, республиканың су объектларында быел 1 ноябрьдән 6 кеше үлгән инде, шул исәптән 1 бала. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас