Муллыктан киштәләр сыгылып тора. Төрлесеннән ит, бал, яшелчә-җимеш – җаныңа ни кирәк, җырдагыча, барысы да бар Чишмәдә!
Һәр авыл биләмәсе үз ноктасын булдырган. Аллы-гөлле ашъяулыклар, чигелгән сөлгеләр белән бизәлгән сәүдә киштәләрендә төрле аш-су, тәмлекәчләрнең чиге юк төсле. Кайнар самавыр чәе, белен, коймактан да авыз итәргә чакырып торалар, җитмәсә.
Караякуплылар башкортча сыйласа, Яңгалышныкылар: “Сало по мордовски, попробуйте!” – дип каршылый. Чувалкип авылы кешеләре татарча тутырган тавыктан авыз итәргә чакыра, Ново-Троицк халкы сөт ризыклары сата, шиңгәккүллеләрнең кабактан эшләнгән матрешкаларын халык кызыксынып карый.
Бу көн тагын бер күркәм вакыйга белән истәлекле булды – “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасына йомгак ясалды. Әри, Шиңгәккүл, Дурас, Яңгалыш авыл биләмәләренә тәгәрмәчле тракторлар тапшырылды.
Ярминкәләрдә актив катнашкан шәхси эшкуарлар, үз-үзен эш белән тәэмин итүчеләргә район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров Рәхмәт хатлары тапшырды.
Күпмилләтле, уңган, егәрле халык дус яши, тырышып дөнья көтә бәрәкәтле Чишмә җирендә.
Лена Булатова.
Чишмә районы.