+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 Декабря 2022, 17:00

Өмәчеләрнең кулларына күз иярми

Кырмыскалы районының Сахай авылында яшәүче Абзановлар йортында узган каз өмәсенә иң уңганнар җыелды.

Өмәчеләрнең кулларына күз иярмиӨмәчеләрнең кулларына күз иярми
Өмәчеләрнең кулларына күз иярми
Соңгы елларда авылларда эре мал, кош-корт асраучылар азайган иде. Печән чабу да җиңелдән түгел, катнашазыкка хаклар югары, ә инде өлкәнрәк кешеләргә бөтенләй чебеш-бәбкә артыннан йөгереп йөрү, аларны тәрбияләү авырга төшә. Шуңа күпләр: “Сатып алсаң, очсызга төшә”, — дигән сылтау белән мал асраудан читләштеләр.

Чебешләрне көз саныйлар, дигәндәй, Сахай авылында кош-корт асраган гаи­ләләрнең хезмәт­ләре күзгә күренә башлады. Каз-үрдәк асраучылар көзге бәйрәм – каз өмәлә­рен ачып җибәр­деләр. Әле шушы көннәрдә генә яшь гаилә – Лилия һәм Финат Абзановлар каз өмәсе үткәрде.
Лилия тумышы белән Зианчура райо­­нының Исәнгол авылыннан. Әти-әнисе дә гомер буе мал асрап дөнья көткәннәр. Ә авыл җирендә, билгеле, һәрбер эшне бергәләп башкарырга күнегелгән. Аның каравы, балалар эшнең рәтен белеп, нечкәлекләрен өйрәнеп үсә. Лилия дә, Финат та нәкъ шундый мо­хиттә тәрбияләнәләр, әти-әниләренең ныклы ярдәмчеләре булалар. Шуңа Лилия, Сахай авылында яшәүче Гүзәл һәм Фаил Абзановлар­ның йортына килен булып төшкәч тә, ире белән чын авыл тормышы белән яши башлыйлар: кош-корт кына түгел, эре мал да асрыйлар.
– Әле абзарда ике баш тана һәм бер бозау бар. Авыл җирендә малсыз яшәүне күз алдына да китерә алмыйбыз. Тормыш иптәшем Финат та бик уңган, кулыннан килмәгән эш юк. МТЗ-80 тракторы, печән чапкыч, печәнне җыю корылмалары сатып алдык. Шулай булгач, кешегә ялынып йөрисе, артык акча чыгарасы юк. Барлык эшләрне дә үзебезнең көч белән башкарырга тырышабыз, — ди хуҗабикә.
Гаилә башлыгының төп эше дә техника белән бәйле – өлкән механик булып эшли. Ә Лилия — авыл билә­мә­се хакимиятендә яшьләр белән эшләү буенча белгеч. Гаилә бәхетен арттырып, өч балалары үсеп килә. Алар инде кул арасына керә башлаган, йорт-курада үз бурычлары да бар. Азалия 6нчы сыйныфта укый, Равилгә – 6, Кәримгә 4 яшь.
Абзановлар көне буе эштә булуларына карамастан, 30 баш каз бәб­кәсе алып үстергәннәр. Ә яңарак аларның күркәм йортында шаулап-гөрләп каз өмәсе узды. Ике яктан да туганнарын, якыннарын, күрше­ләрен җыеп, эшне бик җиңел генә башкарып чыкканнар.
– Өмәчеләремнең кулларына күз иярми, казлар да шулкадәр чиста, матур булды. Ни генә дисәләр дә, үзең үстергәнгә җитми инде ул, – ди хуҗабикә.

Таһир ВИЛДАНОВ.
Кырмыскалы районы.

 

Өмәчеләрнең кулларына күз иярми
Өмәчеләрнең кулларына күз иярми
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас