+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 декабрь 2022, 05:40

“Мин алгы сызыкта булырга тиеш!”

Уфаның Октябрь һәм Совет районнарының чакыру пунктыннан иреклеләр сыйфатында махсус хәрби опе­рациядә катнашачак ир-егет­ләрне озаттылар.

– Үз теләге белән безнең депутат, “Бердәм Русия” фракциясе әгъзасы Булат Юмадилов та китте, – дип хәбәр итте Дәүләт Җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Рөстәм Ишмөхәммәтов. – Булат Гомәр улы бу карарны күптән кабул итте инде, тик кайбер сәбәпләргә бәйле үз ниятен тормышка ашыра алмый торды. Без аның карарын хөрмәт итәбез һәм хуплыйбыз. Бу, әлбәттә – чын ир-ат, чын патриот эше.

Хезмәттәшебезнең барлык авырлыкларны һәм сынауларны җиңеп чыгуын, илебез өчен хәлиткеч тарихи мизгелдә нацизмсыз киләчәк өчен лаеклы көрәшүен телибез. Булат Юмадилов үзе карарны конституцион бурыч һәм йөрәк кушуы белән аңлатты.

– Әтием Бөек Ватан сугышы башлангач, үз теләге белән фронтка киткән, – диде ул. – Һәм мин бүгенге хәлләргә битараф кала алмыйм. Бу – минем конституцион бурычым, ул мине Ватанымны, үз илем мәнфәгатьләрен якларга мәҗбүр итә. Мин – запастагы офицер, өлкән лейтенант, һәм мин алгы сызыкта булырга тиеш.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас