+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 декабрь 2022, 06:25

Ял көннәре гаилә өчен файдалы булырга тиеш!

Башкортстанның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев бүген социаль челтәрдә шулай дип язган һәм бу темага әһәмиятле пост тәкъдим иткән.  

Ял көннәре гаилә өчен файдалы булырга тиеш!Ял көннәре гаилә өчен файдалы булырга тиеш!
Ял көннәре гаилә өчен файдалы булырга тиеш!

“Мин үзем һөнәрем буенча икътисадчы, шуңа күрә финанс грамоталылыгына, гаилә бюджетын планлаштыруга зур әһәмият бирәм. Менә бушлай финанс грамоталылыгы марафонын таптым, аны Үзәк банк әзерләгән, без аны гаилә белән үттек. Финанс зачеты бу өлкәдәге белемнәрне тикшерергә һәм җитешсезлекләрне бетерү өчен файдалы һәм дөрес мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.
Финанс өлкәсендә белемнәр бик мөһим дип саныйм, чөнки финзачет сезнең дөрес финанс карарлары кабул итә алуыгыз сәләтен, мошенникларга сезне алдау җиңелме икәнен, гомумән, үзегезне финанс яктан белемле кеше дип санар өчен нәрсә җитмәвен аңларга ярдәм итәчәк.
Тест төрле яшьтәге кешеләр өчен, анда өлкәннәр дә, олы буын кешеләре дә, кече һәм югары сыйныф укучылары да катнаша ала.
Кече яшьтәге укучылар өчен финанс зачетында махсус интерактив биремнәр каралган, алар гаиләгә акчаның каян килүен, сатып алуларны ничек акыллы оештырырга икәнен аңлаячак һәм үзләрен мошенниклардан сакларга ярдәм итәчәк.
Зачетны мөстәкыйль рәвештә дә, бөтен гаилә белән дә үтәргә мөмкин — бу вакытны файдалы үткәрү өчен менә дигән мөмкинлек.
Яхшы ял көннәре, дуслар!” — дип язган Максим Ульчев.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас