+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 декабрь 2022, 07:35

Башкортстанга бураннар килә

Республика синоптиклары якын көннәргә үз фаразларын белдерде.

Башкортстанга бураннар киләБашкортстанга бураннар килә
Башкортстанга бураннар килә
Якындагы өч көндә республикада кар яву, бураннар көтелә. 12, 13 һәм 14 декабрьдә "Башгидрометүзәк" синоптиклары шундый фараз белдерде.

Бүген, 12 декабрьдә, көчле җил һәм буран белән начар һава торышы вәгъдә ителә. Төнлә һава температурасы -8,-13, көндез -4, - 9 градус тәшкил итәчәк.

Иртәгә термометр баганасы төнлә -10, -15, көндез -5, -10 градуска кадәр төшәчәк. Зур явым-төшем көтелмәсә дә, аз гына кар явачак.

14 декабрьдә янә суытачак. Төнлә һава температурасы -12, -17, көндез -7, -12 градус булачак. Шулай ук, кар явуы көтелә, кайбер районнарда буран булачак.

Фото: Горобзор.ру

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас