Төп доклад белән комитет рәисе Раил Әсәдуллин чыгыш ясады. Ул сәләтле балаларга аларның потенциалын ачу һәм тормышка ашыру өчен барлык шартларны тудыру максатында илдә һәм республикада алып барылган эшләр турында бәян итте. Стратегик максатлар һәм бурычлар берничә махсус программада билгеләнгән.
Башкортстан Хөкүмәте каршындагы Балаларда һәм яшьләрдә сәләтләрне һәм талантларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм үстерү мәсьәләләре буенча Попечительләр советы эшчәнлекне координацияләүне гамәлгә ашыра.
– Республикада сәләтле балалар белән эшләү системасын мәгълүмати-аналитик тәэмин итүне гамәлгә ашыручы, укытучыларның компетенцияләрен үстерү буенча эшне башкаручы, мәгариф оешмаларының челтәрле хезмәттәшлеген, фән олимпиадаларын, конкурсларны оештыру ягыннан тәэмин итүче “Аврора” талантларны үстерү үзәге барлыкка килүе игътибарга лаек вакыйга булды, – диде Раил Әсәдуллин.
– Яңа инновацион мәктәпләр һәм белем бирү үзәкләре барлыкка килде, аларны гомумиләштереп, югары дәрәҗәдә укыту мәктәпләре, дип атарга мөмкин. Республикада фән олимпиадаларының уйланылган системасы эшләнде. Олимпиадаларда уңышлы катнашу мәгариф учреждениеләренең абруен күтәрә һәм укучыларны яңа казанышларга этәрә.
Шул ук вакытта Раил Әсәдуллин билгеләп үтүенчә, олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча республика күрсәткән нәтиҗәләр сәләтле балалар белән эшләүдә төбәкнең педагогик потенциалын чагылдырмый һәм хәл ителмәгән мәсьәләләр барлыгын күрсәтә.
– Сәләтле балалар белән эшләү практикасын анализлау гомуми белем бирү мәктәпләрендә килеп чыккан кыенлыклар турында сөйли, – диде депутат. – Сыйныфларның артык тулылыгын – педагогларның 66 проценттан артыгы, тиешле техник җиһазлар булмавын – 64 проценты, ә фәнни-методик тәэмин ителешнең җитәрлек булмавын 56 проценты билгели. Сорашып белешүдә катнашкан укытучыларның 12,5 проценты гына сәләтле балалар белән махсус шөгыльләнүләрен, аларны фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә җәлеп итүләрен белдерде, 36 проценты – үзләренең компетентлылыгы җитәрлек булмавын, ә 52,8 проценты мондый эшчәнлекне башкарырга теләмәвен билгеләп үтте. Мәгариф хезмәткәрләре фикеренчә, югары нәтиҗәләргә ирешмәүнең төп сәбәбе – уку елы дәвамында олимпиадаларда катнашучылар һәм аларның резервы белән шәхси эшнең булмавы.
Раил Әсәдуллин талантлы балалар потенциалын тулырак гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәк төп юнәлешләрне атады. Аерым алганда, балаларны олимпиадаларга әзерләүче оешмалар, тьюторлар һәм репетиторларның бердәм мәгълүмат базасын булдыру һәм аларны системалы фәнни-методик тәэмин итү, сәләтле балаларны ачыклау һәм үстерү буенча системалы эш өчен документлар пакетын һәм методикасын эшләргә тәкъдим ителде.