Утырыш башында Константин Толкачев коллегаларына комиссиянең яңа әгъзасы – Луганск Халык Республикасы Халык Советы Рәисе Денис Мирошниченконы тәкъдим итте. Комиссия рәисе чыгышы “Дәүләт хәвефсезлеген һәм мөстәкыйльлеген ныгыту, илнең эчке эшләренә чит илләр тыкшынуына каршы тору максатларында Русия Федерациясе законнарын камилләштерү” темасына багышланды. Русиягә Көнбатышның моңарчы күрелмәгән күмәк басымы турында сөйләгәндә, Константин Толкачев киң колачлы мәгълүмат кампаниясен, дус булмаган илләрнең кораллы конфликтта турыдан-туры катнашуын һәм илебезгә карата 12 меңнән артык төрле чикләү чаралары кертелүне билгеләп үтте. – Арта барган басым безне эчке мөмкинлекләребездән нәтиҗәлерәк файдаланырга этәрә, – диде Константин Толкачев. – Дәүләт эчендәге барлык процесслар белән идарә итүнең нәтиҗәлелегенә ирешергә кирәк. Кызганычка каршы, моңа тышкы янаулар гына түгел, ә шул исәптән федераль һәм төбәк законнарының камил булмавы, урыннарда артык бюрократик процессларга барып тоташкан эчке проблемаларыбыз да аяк чала. Комиссия утырышына әзерлек барышында Дәүләт җыелышы-Корылтай тарафыннан санкция басымын җиңеп чыгу буенча төбәк тәҗрибәсе турындагы мәгълүматларны, шулай ук законнарны камилләштерү тәкъдимнәрен җыю һәм анализлау буенча зур эш үткәрелде. Бу эшнең нәтиҗәләре комиссия рәисе чыгышында бәян ителде. Төбәкләрнең тәкъдимнәре төрле – оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырудан алып, мобилизацион әзерлекне камилләштерүгә кадәр. Докладта икътисадка ярдәм итү чараларына аерым игътибар бирелде. Константин Толкачев Башкортстан тәҗрибәсе белән уртаклашты, коллегаларына зыян күргән тармакларга салым йөкләмәсен киметү, инвестиция активлыгын дәртләндерү буенча күрелгән чаралар турында сөйләде. Мондый эш башка төбәкләр тарафыннан да алып барыла. Беренче чиратта хәл итүне таләп иткән иң мөһим мәсьәләләр арасында Константин Толкачев илнең технологик һәм мәгълүмати иминлеген, оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренең финанс-икътисади тотрыклылыгын һәм тотрыклы эшләвен, гражданнар оборонасы корылмаларының сакланышын тәэмин итүне атады.
Хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү чараларын камилләштерү зарурлыгы аерым билгеләп үтелде. Аерым алганда, комиссия рәисе махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен кулланучылар кредитлары һәм ипотека буенча түләүләрне кичектерүгә игътибарны юнәлтте.
– Кичектерү хокукы бирелгән, әмма ташламалы чор дәвамында төп бурыч күләменә процентлар исәпләнә, – диде Константин Толкачев. – Нәтиҗәдә, өенә кайткач, махсус операциядә катнашучы ташламалы чор өчен дә, кредит килешүенең яңартылган йөкләмәләре буенча да икеләтә процент түли. Шул рәвешле без махсус операция дә катнашучыларга ярдәм чарасы кабул итеп, киресенчә, аларның хәлен начарайттык кебек. Проблема чишелеш таләп итә.
Доклад темасын үз чыгышларында Дәүләт думасының Хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы тору комитеты рәисе Василий Пискарев һәм Федерация Советының Оборона һәм хәвефсезлек комитеты рәисе Виктор Бондарев дәвам иттеләр. Тәкъдимнәрнең күплеген исәпкә алып, Василий Пискарев махсус эшче төркем булдыру тәкъдиме белән чыкты. Утырышта катнашучылар 2022 елда комиссия эшчәнлегенә йомгак ясады һәм 2023 елга планнар билгеләде.