

Бу дөньяда тиңе булмаган, беркемне дә битараф калдырмаучы һәм барыбыз өчен дә кадерле бәйрәм бар. Ул — Әниләр көне. Ноябрьнең соңгы атнасында билгеләнүче бу бәйрәм Кырмыскалы районында зурлап уздырыла.
Быел да Әниләр көнен район Мәдәният сараенда киң колач белән билгеләп үттеләр. Тантана сәбәпчеләре өчен эчтәлекле программа әзерләнде. Мәдәният сарае фойесында берничә урында фотозоналар оештырылды, ә икенче катта кунакларны зур күргәзмә каршы алды. Балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләренең әниләргә багышланган картиналары яныннан тыныч кына үтеп китәргә мөмкин түгел, һәрберсе игътибарны җәлеп итә.
Кырмыскалы районында яшәүче төрле милләт вәкилләренең милли ихаталарында үткәннәргә сәяхәт кылырга, аларда оештырылган осталык дәресләрендә катнашып, бик күп кул эшләренә өйрәнергә мөмкин иде. Мәсәлән, районның татарлар конгрессы һәм “Ак калфак” оешмасы әгъзалары тарафыннан әзерләнгән татар ихатасында “Бирнә сандыгы” дигән композиция тәкъдим ителде. Ул кунакларда зур кызыксыну уятты. Чөнки соңгы елларда туйларны борынгы йолаларга, гореф-гадәтләргә нигезләнеп үткәрәләр. Татар кызы бирнәсендә нәрсәләр булган соң? Бу көнне татар ихатасында бу сорауга тулы җавап алырга, килен сандыгында булган барлык әйберләрне күрергә мөмкин иде. “Ак калфак” бүлекчәсе җитәкчесе Халисә Әхмәтшина кунакларга бу хакта бай мәгълүмат җиткерде.
Халыклар дуслыгы йорты филиалы, Чуваш милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Светлана Матвеева милли баш киемнәре тәкъдим итте. Әйткәндәй, Светлана Семеновна Үзәктә еш кына осталык дәресләре дә үткәрә, аларда мәктәп укучылары зур теләк белән катнашып, чуваш чигүен үзләштерә, сәйлән белән эшләү серләренә өйрәнә.
Урыслар соборы тарафыннан әзерләнгән милли ихатада миләш агачының шифасы турында бәян иттеләр, аның дәвалау-имләү чарасы буларак кулланылуы турында да сөйләделәр.
Шулай ук бер почмак матурлык салонын хәтерләтте. Биредә теләге булганнар маникюр, прическа, макияж ясатты. Декрет ялында байтак әниләрнең яңа мавыгулары барлыкка килә.
Мәсәлән, Светлана Чурагулова эпоксид сумаладан төрле бизәнгечләр ясый башлаган. Алка, йөзек, брошкалар – һәрберсе үзенчәлекле, безнең якларда үскән ялан чәчәкләрен катыштырып ясалган.
Пионерлар һәм укучылар йортының өстәмә белем бирү педагоглары оештырган осталык дәресләрендә катнашучылар аеруча күп иде. Төрле материаллардан чәчәкләр ясарга да, яулык бәйләргә дә өйрәттеләр.
Тхэквондо буенча Европа чемпионкасы Эльмира Сәхипова балалар һәм өлкәннәр өчен район үзәгендә дәресләр үткәрә. Бу көнне ул хатын-кызларга сәламәтлекне ныгыту серләре белән уртаклашты, спорт белән шөгыльләнүнең организм өчен никадәр мөһим булуы турында сөйләде һәм үзенең дәресләренә чакырды.
Иске Муса авылы китапханәсе мөдире Миләүшә Мөхәммәдъярова башкорт короты әзерләү серләре белән уртаклашты. Аны тәмләп карарга да, рецептын язып алырга да мөмкин иде.
Район китапханәләр системасының күргәзмәсе дә эчтәлекле иде. Районыбыз тарихына багышланган китаплар бер стендка тезелгән. Китапханәчеләр аларның һәрберсе турында бай мәгълүмат җиткерде. Шулай ук районыбыз авылларында яшәүче кул осталарының эшләре дә тәкъдим ителде.
Төрле милләт киемнәрендәге матур курчаклар, милли киемнәр һәм бизәнгечләрдән этнопочмак ясаганнар. Осталарның остасы Гүзәл Искәндәрованың эшләренә анда аерым урын бирелгән иде. Гүзәл апа, тарихи китаплар һәм борынгы фотосурәтләргә карап, милли киемнәрне тергезү өстендә эшли һәм алар белән республика күләмендәге байтак бәйгеләрдән һәрвакыт җиңү белән кайта.
Бәйрәмнең икенче өлеше тамаша залында дәвам итте. Залда утыручыларга район җитәкчелеге исеменнән җылы теләкләрне район Советы рәисе Ринат Шәйбәков җиткерде һәм бер төркем аналарга район хакимияте бүләкләрен тапшырды. Уллары махсус операциядә катнашучы ир-егетләрнең әниләре исеменә чиксез рәхмәт сүзләре яңгырады.
Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны үз канаты астына алган аналарга да район хакимиятенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Мәдәният, спорт, мәгариф өлкәсендә федераль дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашкан һәм җиңү яулаган балалар да бик күп районда. Бу җиңүләр артында, әлбәттә, балаларның гына түгел, ата-аналарның да тырышлыгы, көче ята. Алар, бүгенге чарада сәхнә түренә күтәрелеп, балаларына дөрес тәрбия биргән, аларга дөрес юлны сайларга ярдәм иткәннәре өчен зур горурлык хисе кичерде.
Бәйрәм концерты әниләр турында матур җырлар, шигырьләр, дәртле биюләр белән үрелеп барды.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.