+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 декабрь 2022, 12:17

Һәр йортка "зәңгәр ягулык" барып җитәчәк

Бу хакта республика Хөкүмәте Премьер-министры Андерй Назаров хәбәр итә.

Һәр йортка "зәңгәр ягулык" барып җитәчәкҺәр йортка "зәңгәр ягулык" барып җитәчәк
Һәр йортка "зәңгәр ягулык" барып җитәчәк

- Ил Президенты Владимир Путин кушуы буенча без торак йортларны, медицина һәм мәгариф оешмаларын актив рәвештә газлаштыруны төгәллибез, - диде ул. - Гражданнарның ташламалы категорияләренә газ җиһазлары сатып алуга һәм аларның җир участоклары чикләре эчендә эшләр башкаруга субсидия бирәбез.

3 ел эчендә йортларны газлаштыру өчен 650 миллион сумнан артык 8,5 мең сертификат бирелгән. Киләсе елдан субсидия суммасын 60тан 100 мең сумга кадәр арттырачакбыз һәм агымдагы елның декабреннән үк катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына алу хокукын таратачакбыз.

Бүгенге көндә Башкортстанда 3 меңгә якын торак пунктта 1,4 миллионнан артык йорт һәм фатир газлаштырылган. Республиканың газлаштыру дәрәҗәсе 84,7 процент тәшкил итә, шул ук вакытта Русия буенча уртача күрсәткеч – 71,4 процент.

Газ белән тәэмин итүне һәм газлаштыруны үстерү программасы кысаларында 2021 елдан 2025 елга кадәр республикада 25 меңгә якын йортны һәм 277 котельныйны газлаштыру планлаштырыла. Кичә әлеге килешүгә төбәк башлыгы Радий Хәбиров һәм «Газпром» җәмгыятенең идарә рәисе Алексей Миллер кул куйды.

Төбәкнең Төзелеш, Сәламәтлек саклау министрлыкларына 28 декабрьгә кадәр социаль объектларны газлаштырып бетерү графигын формалаштырырга кушылды.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас