Республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмә Миңнегали Шәйморатов исемендәге Башкортстан иреклеләре батальоны сугышчылары тормышына багышланган видео караудан башланды. Ватан Геройлары көнендә кыска сроклы ял итү урынында аларга төбәк җитәкчесе исеменнән Шәйморатов орденнары, республиканың дәүләт бүләкләре, балалардан хатлар һәм рәсемнәр, шулай ук сугышчан бурычларны үтәү өчен махсус җиһазлар тапшырылды.
“Экспертлар сүзләренчә, Башкортстан сугышчылары бик югары хәрби рух, профессионализм үрнәге күрсәтә, зур абруй казана. Махсус хәрби операциядәге кыюлыклары нәтиҗәсендә, әле анда бик аз вакыт булуларына карамастан, 80нән артык солдат Русиянең дәүләт бүләкләренә тәкъдим ителгән”, – диде “Бердәм Русия” партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Насретдинов.
Башкортстанның иреклеләр батальоннары сугышчыларының балалары укыган мәктәпләрдә “Шәйморатов сыйныфлары” ачылырга мөмкин. Радий Хәбиров киңәшмәдә яңгыраган бу тәкъдимне хуплады һәм Мәгариф һәм фән министрлыгына мәсьәләне хәл итүне йөкләде.
“Без мобилизацияләнгәннәргә дә, ирекле батальоннарга да күпме кирәк, шулкадәр ярдәм итәчәкбез, анда даими рәвештә гуманитар конвойлар җибәрелергә тиеш. Хәзер менә кыш килде, җылы әйберләр җибәрелү яхшы. Без һәрчак янәшәдә”, – диде Радий Хәбиров.
Башкортстан халкы электр белән тәэмин итү һәм җылыту сыйфатыннан канәгать түгел. Узган атнада “Инцидент менеджмент” системасына йортларда яктылык булмауга бәйле 195 шикаять һәм җылылык бирү буенча 118 мөрәҗәгать кергән. Әлеге мәсьәләләр төбәк хакимиятләре контроленә алынган.
Башкортстанда грипп белән авыручылар саны, үткән атнадагы белән чагыштырганда, 22 процентка арткан. Бу хакта сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте. Министр сүзләренә караганда, хәзерге вакытта республикага гриппка каршы вакцинаның 1896230 дозасы китерелгән. 2 миллионнан артык кеше прививка ясаткан, бу республика халкының 50 проценттан артыгын тәшкил итә.
Башкортстанның 10 муниципалитетында укучылар өчен туклану югары дәрәҗәдә оештырылган. Бу хакта сәүдә һем хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев хәбәр итте. Ул билгеләп үтүенчә, туклануны оештыру дәрәҗәсен бәяләү даими рәвештә үткәрелә. Бу ел башыннан мәктәпләргә, балалар бакчаларына һәм дәваханәләргә барлыгы 683 тапкыр чыкканнар. Аларның 560ы – план графигы нигезендә һәм 123е гражданнар мөрәҗәгатеннән соң планнан тыш башкарылган. 10 муниципалитетка (Благовещен, Балакатай, Мәчетле, Чишмә һәм Уфа районнарына, шулай ук Октябрьский, Салават, Стәрлетамак, Агыйдел һәм Уфа шәһәрләренә) – югары дәрәҗә, 46 муниципалитетка – уртача, 7 муниципаль берәмлеккә түбән дәрәҗә бирелгән. Тискәре дәрәҗә бер муниципалитетта да ачыкланмаган.
“Урыннарга чыгу нәтиҗәләре, 2021 елдагы белән чагыштырганда, ачыкланган закон бозу очракларының кимүен күрсәтә”, – диде Алексей Гусев һәм шулай ук ата-аналарның шикаятьләре кимүен дә өстәде. Башкортстан Башлыгы бу эштә контроль кирәклеген ассызыклады, шул чакта гына барысы да яхшы булачак. Яңа елга 20 мең сум күләмендә түләүләр алырга тиеш булган гаиләләр бу атнада ук акча ала башлаячак. Бу хакта гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова хәбәр итте.
Ул белдерүенчә, 11 декабрь киченә акча алу өчен 4141 гариза бирелгән. Моннан тыш, Ленара Иванова биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләрдә 14 яшькә кадәр балалар (17 885 бала) Яңа ел бүләкләре белән тәэмин ителәчәк, диде. Бүләкләр 15 декабрьдән соң биреләчәк. Башкортстан шәһәрләрендә һәм районнарында бүгенге көнгә 942 Яңа ел чыршысы урнаштырылган, 509 боз шәһәрчеге корылган, диде торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Ирина Голованова. Шулай ук, 187 таучык ясалган.
Хәвефле объектлар буларак, алар барысы да “Ростехнадзор” тарафыннан тикшерелә. Спорт декадасы — иң киңкүләм физкультура-спорт чараларының берсе. Яңа ел каникуллары чорында аңа Башкортстанда барлык республика һәм муниципаль спорт объектлары җәлеп ителәчәк. Бу хакта спорт министры Руслан Хәбибов хәбәр итте. Министр белдерүенчә, болар — барыннан да элек, хоккей тартмалары, 400гә якын ачык шугалак, 17 ябык боз аренасы. Әлеге объектларның барысы да максималь йөкләнеш белән кулланылачак, дип ышандырды Руслан Хәбибов.
14 декабрьдә республикада Башкорт теле көне билгеләп үтелә. Бу дата очраклы гына сайланмаган, ул — танылган шагыйрь һәм мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулланың туган көне. Башкорт теле көне башкорт телен һәм милли башкорт мәдәниятен саклау, яклау, үстерү һәм популярлаштыру максатыннан үткәрелә. “Чаралар Русиянең башкортлар күпләп яши торган алты төбәгендә узачак, — дип белдерде мәдәният министры вазыйфасын башкаручы Илнур Мөхиянов. —14 декабрьдә Уфада гына да 50дән артык белем бирү, мәгърифәтчелек, мәдәни-ял чарасы узачак. Барыгызны да актив катнашырга чакырабыз”.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.