

Нагаево юлүткәргечен төзүнең җәмәгать мониторингыннан соң Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасы бистәнең үсешенә кагылышлы сорауларга җавап алырга булды: юлларны яктыртудан алып, автобус тукталышлары челтәрен үстерүгә кадәр.
Роза Хуҗина, шулай ук, хакимият башлыгына “Нагаевода 147нче мәктәп эшли, мәктәпләрне киләчәктә дә төзү планлаштырыламы?” - дигән сорау белән дә мөрәҗәгать итте.
- Яңа мәктәпне төзү өчен бездә әлегә әзер проектлар юк. Яңа елга кадәр заманча Нагаево бистәсен планлаштыру проекты тапшырылачак, ул уң яктан Иглин районы Акбирде чигенә якынрак урнашкан. Әгәр дә проект барлык килештерүләрне узса, димәк, мәктәпнең перспективалы төзелешенә квадрат билгеләнәчәк, һәм алга таба без Нагаевоның көньяк ягында мәктәп проектын эшләү мөмкинлеге буенча мөрәҗәгать итәчәкбез, - диде Сергей Плотников. - Нагаевоның сул ягына килгәндә, ызанлауны планлаштыру проекты башланырга гына тора. Бу проектта берничә балалар бакчасы, ике мәктәп каралган. Без төзүчеләр белән шул урынга чыктык, бу объектларны урнаштыру ихтимал булган урыннарны билгеләдек. Проект буенча бер мәктәп Нагаево күленнән бераз арырак урнашачак, икенче мәктәп - тимер юл кичүенә якынрак, төзелеш барган урында булачак.
Фото: op.bashkortostan.ru