+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 декабрь 2022, 10:34

Үсмер машина астында калган

Аның хәле ничек?

Үсмер машина астында калганҮсмер машина астында калган
Үсмер машина астында калган

Стәрлетамакта водитель укучыны бәрдергән. Бу хакта Башкортстан ЮХХДИ башлыгы Владимир Севастьянов хәбәр итте.

13 декабрьдә Дуслык урамында көндез Стәрлетамак районында яшәүче 61 яшьлек ир «Лада Гранта Вис» машинасында сулга борылганда 15 яшьлек җәяүлене бәрдергән. Нәтиҗәдә, яшүсмер төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган һәм дәваханәгә озатылган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, укучы юл аша җәяүлеләр кичүе буенча чыгып барган булган.

Әлеге вакытта авария факты буенча тикшерү башланган.

Фото: Горобзор.ру сайтыннан.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас