+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 декабрь 2022, 06:40

Әбекәйне табарга ярдәм итегез

83 яшьлек пенсионер кышкы салкында чыгып киткән.

Әбекәйне табарга ярдәм итегезӘбекәйне табарга ярдәм итегез
Әбекәйне табарга ярдәм итегез
Уфа үзәгендә кичә көндез өлкән яшьтәге әбекәй Карл Маркс урамындагы йорттан чыгып киткән һәм югалган. Туганнары гариза белән полициягә, шулай ук җәмәгатьчелеккә 83 яшьлек Мәмдүдә Кәримованы эзләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Әби фотодагы кебек киенгән булган. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы яза.

«Картәни 15.00 сәгатьтә өйдән чыгып киткән һәм әлегә кадәр әйләнеп кайтмаган. Ул авыру, деменциядән интегә. Бу авыру өч ел элек, улын югалтканнан соң, башланды. Ул аны әле дә исән дип саный һәм табарга тырыша. Ул фотодагы кебек плащта, яулык бәйләгән. Бәлки кемдер аны күргәндер. Элек тә аның чыгып киткәне булды, ләкин аны узып баручылар яки патруль полицейскийлары кире кайтара иде. Ләкин болай озакка югалуы беренче тапкыр, төне буе югалып йөргәне булмады. Без аның өчен бик борчылабыз, эзлибез һәм өйдә көтәбез. Һәркемгә дә аңа охшаган әбиләргә игътибар итүен сорыйм, бәлки ул кайдадыр урам буйлап йөридер. Кулында кечкенә пакет та булырга мөмкин”, — дип сөйли югалган әбекәйнең Динара исемле оныгы.

Элемтә өчен телефон: +7 (996) 102-94-99 Динара (оныгы).

 
Фото: bashinform.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас