+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 декабрь 2022, 17:35

“Кызыл таң”ның җырлы кичләре” – Кыңгыр-Мәнәвездә

Илебез һәм халкыбыз белән бергә утны-суны кичкән, данлы-шанлы елларны үткән, сынауларда чыныккан 104 яшьлек олпат "Кызыл таң" үзенең җырлы кичләр”е белән Бишбүләк районының Кыңгыр-Мәнәвез авылында кунакта булды.

“Кыл таң”ның җырлы кичләре” – Кыңгыр-Мәнәвездә
“Кыл таң”ның җырлы кичләре” – Кыңгыр-Мәнәвездә
Вакытында шаулап-гөрләп барган бу проектыбыз төрле сәбәпләр буенча, башлыча коронавирус пандемиясе белән бәйле, туктатылып торган иде. Ниһаять, басмаларыбызны укучылар белән күзгә-күз очрашу, аралашу шатлыгы бүләк итүче, дуслык күперләрен ныгытучы көтеп алган очрашуыбызны үткәрдек. Бу чараны оештыруда Кыңгыр-Мәнәвез авылында туып-үскән, Уфа шәһәренең 84нче татар гимназиясе укытучысы, “Әллүки” журналы чыга башлаган беренче көннәрдән безнең белән актив хезмәтәшлек иткән Айгөл Ахунова зур ярдәм күрсәтте.
“Кызыл таң” көннәрен үткәрү идеябезне Марат Яхин җитәкчелегендәге Кыңгыр-Мәнәвез авыл биләмәсе хакимияте, мәдәният, китапханә хезмәткәрләре, урындагы мәктәп укытучылары һәм авыл халкы, шулай ук Бишбүләкнең “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы, Башкортстан татарлары конгрессы бүлекчәләре дә хуплап кабул итте һәм шуның нәтиҗәсендә бик күләмле һәм күркәм чара килеп чыкты.
Көннең беренче өлешендә “Кызыл таң” гәзите һәм “Әллүки” журналы хезмәткәрләре балалар бакчасы һәм мәктәп укучылары белән очрашу оештырды. “Бездә кунакта – "Әллүки” исеме астында узган чара балалар өчен зур бәйрәм булды. Мондый очрашуны без генә түгел, алар да көткән һәм ныклы әзерләнгән. Татар телендә нәшер ителүче журналның “әнисе” Юлия Төхбәтуллина укучыларны басма белән якыннан таныштырды, мавыктыргыч бәйгеләр үткәреп, һәрбер баланың күңелендә шатлык хисләре уятты. Алар да зур кызыксыну белән табышмакларга җавап бирделәр, татар телендә шигырьләр сөйләделәр. Ә кулларына “Әллүки” килеп эләгү белән, зур кызыксыну белән битләрен ачып, андагы биремнәрне үтәүгә керештеләр. Якташыбыз, шагыйрә Люция Әблиева да Кызыл калфак булып киенеп, балалар белән уен үткәрде, шигырьләрен укып ишеттерде.
Чыгарылыш сыйныф укучылары белән оештырылган очрашу да алар өчен бик файдалы булгандыр, дип ышанаы килә. Күпләре инде нинди һөнәр сайлаячакларын билгеләп куйган булса, бу көнне укытучылар, журналистлар белән аралашып, үзләре өчен бай мәгълүмат алды, бу һөнәрләрнең яңа якларын ачты.
Аннары кунаклар мәктәп музеенда булып, төрле чорларга, төрле елларга сәфәр кылды, биредә яшәүче халыкның көнкүреше, авылның күренекле шәхесләре белән танышты.
Шулай ук бу чарага районның татар теле укытучылары да кушылды. "Түгәрәк өстәл" артына җыелып, алар татар телен укытудагы проблемалары турында сөйләште, үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Анда Уфа фән һәм технологияләр университетының филология факультетындагы татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты Лилия Сәгыйдуллина катнашуы аңа зур әһәмият өстәде.
Чараның икенче өлеше дә бик чагу булды. Җыелучылар өчен Мәдәният йорты фойесында авыл осталарының кул эшләреннән күргәзмә тәкъдим ителде. Төп максатыбыз – басмаларыбызның дусларын арттыру. Бу көн безне мул уңыш белән сөендерде, дип ышанычлы әйтә алабыз. Кыңгыр-Мәнәвез авыл биләмәсе халкының күбесе безнең басмаларга язылып өлгергән иде, шулай ук концерт алдыннан да квитанция тутыручылар күп булды. Бу эштә почта бүлеге җитәкчесе Айгөл Каюмова, почта хезмәткәрләре Рузимә Биктимерова, Рәсимә Вәлишина, Рәмилә Сабитова зур ярдәм күрсәтте.
Концерт программасын да “Кызыл таң”ның баш мөхәррир урынбасары Резеда Нуртдинова бик эчтәлекле итеп әзерләгән иде: анда бүгенге тормышыбызның бар ягы да чагылыш тапты. Җыр-моң, билгеле шәхесләрнең, кунакларның чыгышлары, бу эшне оештыруда актив катнашучыларны тәбрикләүләр белән үрелеп барды.
Башкортстанның халык артисты Асия Смакова, Башкортстанның атказанган артисты Радик Динәхмәтов, Башкортстанның атказанган артисты Лениза Гайнетдинова, Татарстанның атказанган артисты Символ Гайнетдин-Агыйделский, татар эстрадасы артисты, Айдар Галимовның театр-студиясе солисты Рөстәм Гобәйдуллинның чыгышларын тамашачылар көчле алкышларга күмде. Хуҗалар да җавапсыз калмады – Лилия Мусаева җитәкчелегендәге “Ак калфак” татар халык фольклор ансамбле татар халкының “Чишмә бәрдертү” һәм “Самавыр юу” йолаларын күрсәтте. “Ярангөл” халык вокаль ансамбле дәртле җырларын бүләк итте. Күптән түгел генә авыл мәдәният йорты җитәкчесе Эльвира Махиянова тарфыннан оештырылган “Бүләк” халык җырлары ансамбленең чыгышы тамашачылар күңеленә хуш килде.
Шушы авылда туып-үскән "Кызыл таң"чы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әнвәр Сөләйманов "Кызыл таң" турындагы истәлекләре белән бүлеште. Лилия Сәгыйдуллина, Люция Әблиева шигырьләрен укып ишеттерде.
“Кызыл таң”ның җырлы кичләре”н оештыруда ярдәм итүчеләрнең, катнашучыларның һәм тамаша кылучыларның һәммәсенә дә чиксез рәхмәтлебез. Бу чара тагын бер тапкыр бердәмлекнең нинди зур көчкә ия булуын күрсәтте. Мондагы уңган, булдыклы, ихлас күңелле, кунакчыл кешеләр белән танышу, аралашудан зур куаныч кичердек. Иң мөһиме – бу көнне салынган дуслык күпере киләчәктә дә нык булыр, ә басмаларыбызны укучылар тагын да артыр, дип ышанасы килә.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.


“Кыл таң”ның җырлы кичләре” – Кыңгыр-Мәнәвездә
“Кыл таң”ның җырлы кичләре” – Кыңгыр-Мәнәвездә
“Кыл таң”ның җырлы кичләре” – Кыңгыр-Мәнәвездә
“Кыл таң”ның җырлы кичләре” – Кыңгыр-Мәнәвездә
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: