+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 декабрь 2022, 07:20

Валерий Шәрипов: "Безнең сугышчылар батырлык үрнәге күрсәтә!"

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларына еллык Юлламасында Ватанга булган сөюнең һәм аны якларга әзерлекнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын әйтте.

Валерий Шәрипов: "Безнең сугышчылар батырлык үрнәге күрсәтә!"Валерий Шәрипов: "Безнең сугышчылар батырлык үрнәге күрсәтә!"
Валерий Шәрипов: "Безнең сугышчылар батырлык үрнәге күрсәтә!"
«Бүген Русия сугышчылары дөньяны нацизмнан саклый, Русия өчен көрәшә. Алар арасында безнең республикадан меңләгән мобилизацияләнүчеләр, ирекле ярдәмчеләр, Русия Геройлары Миңнегали Шәйморатов һәм Александр Доставалов исемендәге Башкортстан батальоннары бар. Алар - чын геройлар. Өйгә исән-сау кайтсыннар, дип дога кылабыз, аларга актив ярдәм итәбез», - диде Радий Хәбиров.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика җитәкчелегендә дөрес юнәлеш сайлады һәм чигенергә җыенмый. Республиканың Сугыш, хезмәт, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары Советы рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Валерий Шәрипов шушыңа инанган.

"Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия төбәкләренең башка җитәкчеләре арасында күп кенә коллегаларыннан алда бара. Радий Фәрит улы күпне күрә һәм тормышка ашыра. Искә төшерик, быел Башкортстан махсус хәрби операция территориясендә хәрби бурычларны уңышлы үти торган ирекле батальоннар формалашкан тәүге төбәкләрнең берсе булды. Башкортстан ир-егетләре үз җитәкчесенә ышана, шуңа күрә башкорт батальоннарының тиз формалашуы гаҗәп түгел. Безнең сугышчылар кыю сугыша һәм махсус операциядә батырлык һәм каһарманлык күрсәтә. Шунысы мөһим, төбәк җитәкчелеге үз иреклеләренә һәм мобилизацияләнгән кешеләргә генә түгел, аларның гаиләләренә дә ярдәм итә", — диде Валерий Шәрипов.

Башкортстан иреклеләре өч батальон төзеде. Алар арасында йөзләрчә кеше дәүләт бүләкләренә лаек булды.
 
фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас