

Чит төбәкләрдә яшәп тә, байтак кырмыскалылылар үзләренең кече Ватаны белән бәйләнешне өзми. Ул гына да түгел, алар даими ярдәм күрсәтеп тора: мәчетләрне һәм һәйкәлләрне тергезәләр, спорт һәм балалар мәйданчыклары, парклар төзиләр, туган як тарихына багышланган китаплар нәшер итәләр... Якташларыбызның изге эшләрен санап бетергесез, аларның барысы да изге күңелдән, туган ягыбызны тагын да күркәмрәк итү ниятеннән башкарыла. “Атайсал – кече Ватан” икенче муниципаль форумда бу хакта зур горурлык хисләре белән билгеләнде.
Бәрәкәтле Кырмыскалы җире форумга Уфа шәһәре, Архангель, Авыргазы, Благовар, Иглин, Нуриман, Чишмә һәм Уфа районнары вәкилләрен җыйды. Шулай ук Башкортстан Республикасы Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Урал Килсенбаев, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт буенча комитеты рәисе Раил Әсәдуллин һәм бик күп мәртәбәле кунаклар килде.
Бай эчтәлекле программа
Форумның программасы бик күләмле һәм эчтәлекле иде: көннең беренче яртысында “түгәрәк өстәл”ләр, яшьләр өчен төрле секцияләр эшләде, осталык дәресләре оештырылды.
Форум үткәрелгән көн Ватан Геройлары көне белән туры килде. Шуңа кунаклар тәү чиратта Кырмыскалы авылының Җиңү паркында булып, Бөек Ватан сугышында һәм башка локаль конфликтларда катнашучыларны тирән хөрмәт белән искә алды һәм һәйкәлләргә чәчәкләр салды. Аннары форумда катнашучыларга район үзәгенең иң күркәм урыны – “Ак күл” ял һәм мәдәният паркын күрсәттеләр. Вакытында бу урында сазлык булса, хәзер анда кырмыскалылылар ял итә һәм барлык мәдәни чараларны оештыра. Мондый бүләкне якташларына “Лениногорскнефть” нефть-газ чыгару идарәсе җитәкчесе Рафаил Нурмөхәммәтов ясады. Берничә ел дәвамында барган эшләр нәтиҗәсендә күл чистартылды һәм тирәнәйтелде, велосипедчылар һәм җәяүлеләр өчен юллар, утыргычлар, төрле чаралар үткәрү өчен зур сәхнә һәм ачык һава астында тамаша залы барлыкка килде. Шулай ук резина өслекле балалар һәм заманча спорт мәйданчыклары төзелде.
Кунаклар муниципаль форумның секция эше белән дә танышып чыкты. Алар төрле юнәлешләр буенча үткәрелде. Мәсәлән, район хакимиятенең зур залында узган “Авыл биләмәләрен комплекслы үстерү” секциясендә авыл биләмәләре башлыклары һәм эшкуарлар өчен “Көчле идеяләр – файдалы карарлар” дигән эшлекле уен оештырылды. “Коммерция карамагында булмаган оешмалар өчен грантлар” секциясенең спикерлары Башкортстан Башлыгы грантлар фонды хезмәткәрләре Александр Онищенко, Анастасия Балихина һәм Юлия Рибенчук проектлар эшләү серләре белән уртаклаштылар. Ә алар аз түгел икән – мондый мәгълүматка ия булу, һичшиксез, уңай нәтиҗәгә китерә. Әлеге секциядә авыл биләмәләре башлыклары, район хакимиятләренең яшьләр бүлекләре, коммерция нигезендә булмаган оешмалар җитәкчеләре һәм башкалар катнашты. Аларның һәммәсе үзенең дәрәҗәсендә коммерция карамагында булмаган секторны үстерә һәм районга инвестицияләр җәлеп итә ала.
Якташлар оешмасының муниципаль берәмлекләр белән хезмәттәшлеген үстерү мәсьәләсе дә тикшерелде. Форумда катнашучы районнарның якташлар оешмалары җитәкчеләре райондашларны берләштерү буенча үзләренең тәҗрибәсе һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты. Фикер алышу нәтиҗәсендә муниципаль якташлар оешмаларын берләштерүче республика ассоциациясе төзү турында карар кабул ителде. Тавыш бирү юлы белән үзәк зонаның кураторы итеп безнең якташыбыз Фәнил Кодакаев сайланды.
Яшь буын вәкилләре катнашкан секция эше аеруча кызу барды. Яшьләрнең якташлар оешмасы эшен һәм власть органнары белән хезмәттәшлеген ничек нәтиҗәле итеп оештырырга? Яшь белгечләрне районга ничек җәлеп итәргә? Яшьләр шушы һәм башка сорауларга җавап эзләде.
Районның Пионерлар һәм укучылар йорты да шау-гөр килде. “Мәктәп телевидениесенең заман кейслары. Урындагы балалар телевидениесе һәм “Тамыр” балалар-үсмерләр телеканалының хезмәттәшлеге” исеме астында осталык дәресе үтте. Байтак балалар телевидениедә чыгыш ясау буенча беренче дәресләр алды.
Русия Героеның туган авылында
“Атайсал – кече Ватан” икенче муниципаль форумында катнашучылар Русия Герое, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең легендар командиры Миңнегали Шәйморатовның туган авылында да булды. Туган районына даими ярдәм күрсәтүче олы йөрәкле якташыбыз – “Нил һәм К” медицина концерны җәмгыятенең генеральный директоры Нил Хәмитов ярдәме белән моннан 20 ел элек төзелгән һәм күптән түгел зур ремонт эшләреннән соң күркәм төс алган “Галимҗан һәм Гатия” мәчетендә дин әһелләре җыелышып, түгәрәк өстәл форматында сөйләшү оештырды. Конфессияара мөнәсәбәтләр, динне үстерү юнәлешләре турында фикер алышты, тәҗрибә уртаклашты, эшчәнлек алып бару юлларын билгеләде.
Урындагы мәдәният йортында да бик күп чаралар үтте. Кунаклар аларның эшендә катнашты, республикабыз буенча ачылган “Шәйморатов сыйныфлары” укучылары белән аралашты. Әлбәттә, Геройның туган авылына килүчеләр өчен, һәрвакыттагыча, күргәзмә залында экскурсия үткәрелде һәм легендар комдивның хәрби юлына багышланган 3D-маппинг форматындагы фильм тәкъдим ителде.
Форум кысаларында оештырылган “Без – шәйморатовчылар! Һәм моның белән горурланабыз!” хәрби-патриотик тәрбия буенча “түгәрәк өстәл” укытучылар өчен дә, укучылар өчен дә бик файдалы булды. Тамаша залында узган әлеге секция эшендә тугыз муниципаль берәмлектән республикабызда быел ачыла башлаган “Шәйморатов сыйныфлары” укучылары катнашты. Бу көнне алар үзләре өчен бик күп мәгълүмат алып, белемнәрен тагын да баетып кайтканнардыр, дип ышанасы килә. Чөнки укучылар өчен Миңнегали Шәйморатовның тормыш һәм хәрби юлы буенча зур сәяхәт оештырылды, районның эзләнү отрядлары тарафыннан яу барган урыннардан алып кайткан әйберләрдән күргәзмә тәкъдим ителде, фильм күрсәтелде һәм алар алдында патриотик юнәлештә эшләүче республикабызда билгеле кешеләр чыгыш ясады. Мәсәлән, Кырмыскалы районының эзләнү хәрәкәте отряды командиры, “Яшь армияче” хәрәкәтенең район бүлеге штабы начальнигы, Шәйморатов исемендәге “Йолдыз” хәрби-патриотик клуб җитәкчесе Зәки Бикбаев районда патриотик юнәлештәге эшнең оештырылуы турында зур горурлык хисе белән сөйләде. Районның җиде мәктәбендә “Шәйморатов сыйныфлары” һәм отрядлары эшләп килә. Ел саен укучылар белән Ленинград өлкәсендә үткәрелгән “Хәтер вахтасы”нда катнашалар. Укучылар алдында чын герой – махсус хәрби операциядә катнашучы егетнең чыгыш ясавы да зур әһәмияткә ия булды.
Укучыларга тарихыбызны белүгә юнәлтелгән эшлекле уен да тәкъдим ителде. Тарих фәннәре кандидаты Людмила Маркелова үткәргән уен сорауларына укучылар дөрес җавап бирде һәм илебез тарихын яхшы белүен күрсәтте.
Мәдәният йортының конференц-залында да “түгәрәк өстәл” артына җыелучылар шәйморатовчылар хәрәкәтен үстерү, мәгариф учреждениеләрендә хәрби-патриотик эшчәнлекне оештыру юнәлешләрен тикшерде.
2018 елда Миңнегали Шәйморатовка туган авылында ачылган паркта Ватан геройлары көненә багышланган тантаналы чара узды. Кунаклар илебез азатлыгы өчен көрәшүчеләрне искә алып, һәйкәлгә чәчәкләр салды.
– Икенче муниципальара форумны үткәрү өчен 9 декабрь көне очраклы гына сайланмаган. Бүген бөтен ил Ватан Геройлары көнен билгеләп үтә. Бу көнне 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең легендар командиры Миңнегали Шәйморатовның кече Ватанында булуыбыз куанычлы хәл. Бүгенге көндә безнең төп бурычларның берсе булып үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү тора. Безнең киләчәгебез аларга бәйле, – дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт буенча беренче урынбасары Урал Килсенбаев.
Хикмәт акчада түгел – туган якны сөюдә
“Атайсал – кече Ватан” муниципаль форумы искиткеч җылы, күңелле, бай эчтәлекле очрашуга әверелде.
Чараның пленар өлеше чикләрендә барлык кунаклар район Мәдәният сараеның зур залына җыелып, “Атайсал” төбәк проектын тормышка ашыру йомгакларын тикшерде. Мәдәният учагының икенче катында форумда катнашучы һәр район үзенең күргәзмәсен тәкъдим итте. Биредә кул эшләре, районнарда чыгарылган бренд продукциясе һәм бу могҗизаны тудырган осталарның үзләре белән якыннан танышырга, “Атайсал” проекты чикләрендә башкарылган эшләр турында мәгълүмат алырга мөмкин иде.
Әлбәттә, бу көннең төп геройлары – хәйриячеләр, туган төягенең бүгенгесе һәм киләчәге өчен битараф булмаган кешеләр, шулай ук авылларда туып-үсеп, барлык күңелләре туган яклары белән тыгыз бәйләнгән һәм кече Ватанына кулларыннан килгәнчә ярдәм кулы сузып яшәүчеләр. Ә алар залда бик күп иде.
Чараны республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Урал Килсенбаев ачты. Ул “Атайсал” проектына йомгак ясады. Сүз миллионлаган сумга башкарылган йөзләгән проектлар турында бара. “Ләкин эш анда гына түгел, – дип билгеләде Урал Таһир улы, – проектның максаты – берләшү, чөнки аның өчен милләт тә әһәмияткә ия түгел, иң мөһиме – изгелек күрсәтү, шуңа күрә “Атайсал” – акча турында түгел, ул сөю турында!” – дип билгеләде ул. Шулай ук Урал Таһир улы бүгенге көндә мөһим булган тагын бер юнәлешкә игътибарны арттырырга тәкъдим итте – махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү, аларның берсе дә бернәрсәгә дә мохтаҗ булырга тиеш түгел.
Кырмыскалы районы хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров үзенең чыгышында районыбызга, авылларга даими рәвештә ярдәм күрсәткән кешеләр турында зур горурлык хисе белән сөйләде. Ә Кырмыскалы районында алар аеруча күп. Шуларның берсе – Рафаил Нурмөхәммәтов. Вакытында үзенең тормышын башка төбәк белән бәйләвенә карамастан, туган ягы белән ул һәрвакыт тыгыз элемтәдә булды һәм булып кала. Аның ярдәме белән районда бихисап эшләр башкарылды: район үзәгендәге мәктәп төзекләндерелде, Җиңү паркы яңартылды, фонтан, парк, аллеялар, балалар мәйданчыклары һәм башка объектлар барлыкка килде.
Михаил Малюшин туган Подлуб авылыннан 5 яшендә китүенә карамастан, тәпи киткән газиз җирен, аның тарихын, халкын беркайчан да онытмый. Аның урындагы китапханәне, мәктәпне төзекләндерү, һәйкәлләр кую, китаплар нәшер итү кебек эшләре турында район халкы яхшы белә.
Шулай ук форумның мәртәбәле кунаклары исәбендә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов чыгыш ясады. Сәхнәгә ул Авыргазы районы меценаты буларак күтәрелде. “Мин һәрвакыт якташларым, авылдашларымның ничек яшәве, яшьләрнең кәефе белән кызыксынып торам. Һәм кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам”, – диде Ирек Хәйривари улы.
Раил Әсәдуллин туган Чишмә районы турында китап чыгару тарихын сөйләде. Энциклопедиянең беренче өлеше 2004 елда ук дөнья күргән, ләкин анда бик күп фактлар, исемнәр керми кала. Шуңа “Атайсал” проекты барлыкка килгәч, басманың икенче өлешен нәшер итәргә карар ителә. Бу эшкә барлык Чишмә районы халкы берләшә. Әлеге чарада әйтелүенчә, бу – иң элек гуманитар проект, ул үзләренең туган ягын яраткан чын патриотларны берләштерүне күз уңында тота. “Патриотлык нәсел буенча күчми, ләкин без якташларыбыз, аларның изге эшләре турында күбрәк сөйләсәк, илебезнең геройлары да шулкадәр күбрәк булачак”, – диде Раил Мирвай улы.
Благовар районында туып-үскән билгеле композитор, Башкорт АССРының атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның халык артисты Рим Хәсәнов та үзенең туган ягына булган сөюе хакында сөйләде.
Бу көнне “Атайсал” проектында актив катнашучыларга мәртәбәле бүләкләр тапшырылды. Аларның һәрберсе урындагы мәсьәләләрне хәл итүгә, авылларны төзекләндерүгә үз өлешен кертә.
Гомумән, кайда гына яшәсә дә, үзенең кече Ватаны белән элемтәне өзмәгән, ата-бабаларының җире белән ныклы бәйле булган һәр кеше зур хөрмәткә лаек.
Иртән-иртүк башланган зур чара көн кичкә авышкач кына тәмамланды. Кырмыскалылылар форумның эстафетасын тантаналы шартларда Туймазы районына тапшырды. Ә инде анда бу чара киләсе 2023 елда үтәчәк.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.