- Бүгенге Юлламасында республика Башлыгы быел булган барлык мөһим вакыйгаларны анализлады, һәр тармакның эшенә бәя бирде, нәтиҗәләргә тукталды. Шулай ук, һәрвакыттагыча, 2023 елда алда торган бурычлар турында җентекле сөйләде. Чыннан да, бу гади булмаган вакытта республика алдында зур бурычлар тора. Аларны без бергәләп, фидакарь хезмәт, тырышлык белән генә җиңеп чыга алачакбыз.
Киләсе ел бюджеты да һәрвакыттагыча социаль юнәлешле. Бигрәк тә сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәсенә зур игътибар бирелә. Быел гамәлдә булган барлык программалар да сакланачак, планлаштырганча, хезмәт заклары арттырылачак. Үзәктән дә ярдәм булачак. Санкцияләр шартларында да без алга барачакбыз. Төп бурыч - халыкның тормыш сыйфатын тәэмин итү.