+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 декабрь 2022, 04:45

Яктылык кирәк!

Республикада урамнарда ут булмауга зарланган мөрәҗәгатьләр саны арткан.

Яктылык кирәк!Яктылык кирәк!
Яктылык кирәк!
5-11 декабрьдә республиканың ЦУР системалары 4763 мөрәҗәгать теркәгән. Алар арасында беренче урында — торак-коммуналь хуҗалык темасы (705 мөрәҗәгать) тора. Аерым алганда, кешеләр электр белән тәэмин ителештәге өзеклеккә (195) һәм җылыту сыйфатына (118) зарланган. Нигездә, утны сүндерүләр Уфа һәм Иглин районнарына, шулай ук, Уфадагы Нагаево авылына кагылган.

Популярлык буенча икенче урында — сәламәтлек саклау темасы. Аннан алдагы атнадагы белән чагыштырганда, мөрәҗәгатьләр саны 152гә ки­мегән. Өченче урында — социаль хезмәтләндерү. Республика халкын мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә 20 мең сум акча түләү мәсьәләсе кызыксындыра.
Мөрәҗәгатьләрнең берничәсен атап үтик. Салаваттагы Чапаев урамы, 47 адресы буенча урнашкан йорт ихатасындагы урам фонарьларын ремонтлау үтенече белән шәһәрдә яшәү­че бер ханым “Дәүләт хезмәтләре. Бергә карар кабул итәбез” кире платформа элемтәсенә мөрәҗәгать иткән. Башкортстан ЦУРЫ аны Салават шәһәре хакимиятенә эшкә җибәргән.
Электр энергиясе бирү тукталуның сәбәбе чыбыкларның уралуында булып чыккан. 7 декабрьдә әлеге адрес буенча яктырту тергезелгән. Гомумән, социаль челтәрләрдә урам утлары булмауга зарланган мөрәҗәгатьләрне ЦУР роботы даими тота. 24 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр шундый 40 хәбәр теркәлгән. Алар барысы да тиешле хезмәтләргә тапшырылган.
Урамнарны яктыртуга кагылышлы янә бер хәбәр. 28 ноябрьдә Әбҗәлил районының Әскар авылында яшәүче­ләр­нең берсе социаль челтәрләрдә Зорге, Төзүчеләр һәм Җиңүнең 40 еллыгы урамнарында ут булмавы турында язып, шушы проблеманы хәл итүне сораган. Авыл халкының киче­решләре аңлашыла: иртә караңгы төшә, балаларга һәм өлкәннәргә өйләренә караңгыда кайтырга туры килә. Башкортстанның ЦУР мәгълүмат системалары әлеге мөрәҗәгатьне Әбҗәлил районы хакимиятенә юллаган. 5 ноябрьдә Әскар авылының Көньяк бистәсе урамнарындагы лампалар алмаштырылган, утлар кабынган.
Иглин районының Иглин авылында да шундый ук хәл булган. Салават ура­мының яктыртылмавы турында урындагы халык социаль челтәрләрдә 29 ноябрьдә хәбәр итә. Аннан соң гына Салават урамындагы утларның электриклар эше аркасында сүнүе ачыклана: алар бу урамда автомат сүндергечне алыштырган булган. 30 ноябрьдә Иглин районы хакимияте вәкиле урам утлары тергезелү турында хәбәр итә.
Бер атнада Башкортстан ЦУР мәгълүмат системалары төзекләндерү темасына 576 мөрәҗәгать теркәгән. Район хакимиятләре, министрлыклар һәм ведомстволардагы хезмәткәрләр белән бергә шушы тема буенча 636 мәгълүмат эшкәртелгән.
Октябрьскийда Юрий Гагарин исемендәге паркта фонарьлар янмый — 21 ноябрьдә шәһәрдә яшәүчеләрнең берсе социаль челтәрләрдә шул хакта язган. Бу хәбәрне Башкортстан ЦУР системалары теркәгән, Октябрьский шәһәре хакимияте хезмәткәрләре мө­рәҗәгатьне контрольгә алган. 24 ноябрьдә “Төзекләндерү” учреждение­се хезмәткәрләре фонарьларда лампаларны алыштырган һәм өстәмә яктырткыч куйган.
Кырмыскалы районының Кырмыскалы авылында яшәүче кеше 10 ноябрьдә Гафури урамы буенча гимназия янында караңгы булуына зар­ланган. Башкортстан ЦУРы һәм район хакимияте проблеманы хәл итүгә кушылган. Кырмыскалы авыл биләмәсе хезмәткәрләре булган баганаларга 4 өстәмә урам уты куйган. Нәтиҗә – 28 ноябрьгә Гафури урамын яктырту тергезелгән. Ә халык комментарийларда рәхмәт белдергән.
Стәрлетамакта яшәүчеләрнең берсе Ашкадар елгасы аша салынган күперне һәм баскычны ремонтлауны сораган. Ул үз хәбәрен 24 ноябрьдә “Дәүләт хезмәтләре. Бергә карар кабул итәбез” платформасында калдырган. 7 декабрьдә Стәрлетамак шәһәренең Торак-коммуналь хуҗалык идарәсе Пушкин урамындагы Ашкадар елгасы аша понтон күперенең баскычларын алыштырулары һәм җитешмәгән култыксаларны урнаштырулары турында хәбәр итә.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас