Узган төндә Стәрлетамакның Коммунистик урамындагы күпфатирлы торак йортта янгын чыккан. "Кызганычка каршы, бер кеше һәлак булды. Ләкин, бәхеткә, 15 кеше коткарылды", дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты.
Урыннарга ашыгыч хезмәтләр чыккан. Белгечләр куркыныч зонадан 15 кешене эвакуацияләгән. Янгын нәтиҗәсендә фатирд бүлмәсендәге янгынны сүндерү барышында 94 яшьлек ир гәүдәсе табылган.
Әлеге вакытта вакыйганың хәл-шартлары ачыклана.
Фото: Горобзор.ру сайтыннан.