+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 декабрь 2022, 10:05

Европротокол нәрсә ул?

“Дәүләт хезмәтләре” порталында “Санлы икътисад” проекты ярдәмендә “Дәүләт хезмәтләре Авто” кушымтасы барлыкка килде. Анда түбәндәге хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеге бар:

Европротокол нәрсә ул?Европротокол нәрсә ул?
Европротокол нәрсә ул?
* ЮХХДИ хезмәткәренә машина йөртү хокукын һәм транспорт чарасын теркәү турындагы таныклыкны QR-код рәвешендә күрсәтү;
* транспортны теркәү, шулай ук машина йөртү таныклыгын алу яки алыштыру өчен ЮХХДИгә язылу;
* юл фаҗигасенә тарыганда электрон европротоколны яки кәгазь бланкны рәсмиләштерү;
* онлайн авто штрафларны түләү яки шикаять бирү;
* башка машина йөртүчегә идарә итү ышанычын бирү;
* транспорт реестрыннан транспорт турында мәгълүмат алу;
* ЮХХДИ хезмәткәренә транспорт чарасын теркәү турында таныклыкны QR-код рәвешендә күрсәтү.

Аннан ничек файдаланырга?

1. Google Play, App Store, AppGallery яки RuStore аша “Дәүләт хезмәтләре Авто” кушымтасын йөкләргә.
2. Дәүләт хезмәтләре хисап язмасы белән керергә.
3. Сезнең техника турында мәгълүмат автоматик рәвештә ЮХХДИ базасына керәчәк.

Юл вакыйгасын рәсмиләштерү тәртибе

“Дәүләт хезмәтләре Авто” кушымтасы ЮХХДИ хезмәткәрен чакырмый һәм кәгазь бланкларсыз гына юл-транспорт вакыйгасын рәсмиләштерү мөмкинлеге бирә.
Бу очракта, документны тутырганда хаталар китми, транспорт реестрыннан транспорт турында мәгълүмат алу автоматик рәвештә башкарыла.
Электрон протоколда дәүләт реестрыннан транспорт турында мәгълүмат, ОСАГО күрсәтелә. Юл вакыйгасы турында мәгълүмат тутырыла, фотосы һәм схемасы теркәлә. Машинаның зыян күргән урыннарын һәм каршы як белән ризасызлыкларны язарга кирәк. Ике арада каршылыклар булмаган очракта, европротокол буенча 400 мең сумга кадәр акча алырга мөмкин.

Кайсы очракларда рөхсәт ителми?

* Юл һәлакәтендә сәламәтлеккә зыян килгән очракта;
* Фаҗигагә икедән артык машина тарыса;
* Машиналардан тыш, башка милеккә зыян килсә.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас