+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 декабрь 2022, 05:44

"Минем өчен тавыш бирмәгез!"

Борай районы хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев якташларына мөрәҗәгать иткән.

"Минем өчен тавыш бирмәгез!""Минем өчен тавыш бирмәгез!"
"Минем өчен тавыш бирмәгез!"

Рушан Гәрәев, иң яхшы муниципалитет җитәкчесе буларак, аның өчен тавыш бирмәскә куша.

Социаль челтәрләрдә эре пабликларның берсендә Башкортстанның иң яхшы мэрлары һәм район башлыклары өчен тавыш бирү башланган. Хөрмәт иткән түрәләр өчен барлыгы 40 меңнән артык кеше тавыш биргән.

Борай районы хакимияте башлыгы якташларына гадәти булмаган үтенеч белән мөрәҗәгать иткән. Ул әлеге көндә чираттагы ялда икән.

- «Иң яхшы муниципаль район башлыгы» сораштыруында тавыш бирүегезне белеп хәйран калдым. Хәзер муниципалитет башлыкларының рейтингын билгеләргә вакыт түгел, - дип яза Гәрәев социаль челтәрләрдә.

Ул билгеләп үткәнчә, хәзер иң яхшылар - «игенчеләр, терлекчеләр, төзүчеләр, табиблар, укытучылар һәм тынычлык сагында торган егетләр».

- Кадерле дуслар, мондый тавыш бирүләргә игътибарыгызны сарыф итмәгез, - дип йомгак ясый район башлыгы.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас