Бер атнада торак-коммуналь хуҗалык темасы янә республика халкы арасында иң популярга әйләнгән. Бер атна эчендә 687 мөрәҗәгать кергән, бу узган атнадагыга караганда, 78гә кимрәк. Монда кар чистарту, электр энергиясе өзелү һәм чүп-чар чыгару керә. Икенче урында социаль хезмәт күрсәтү (492 мөрәҗәгать, бу узган атнадагыга караганда 63кә күбрәк). Өченче урынны төзекләндерү темасы алган (396 мөрәҗәгать, бу элеккегедән 10га кимрәк).
Елена Прочаковская билгеләп үткәнчә, мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү чаралары буенча чат-бот кешеләрнең сорауларын киметергә мөмкинлек бирә.
Узган атнада яшәүчеләрдән 19,097 шалтырату килгән. Нигездә, республика халкын табибка язылу мәсьәләләре кызыксындырган.
Эшләнгән мөрәҗәгатьләргә килгәндә, бер атна эчендә торак-коммуналь хуҗалыгы темасы буенча зарланучы 664 кеше, социаль хезмәт күрсәтү темасы буенча мөрәҗәгать иткән 470 кеше һәм төзекләндерү буенча сораулар биргән 424 кеше җавап алган. Бер атна эчендә белгечләр 4 163 мөрәҗәгать эшкәрткән.
Фото: gorobzor.ru