+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 декабрь 2022, 08:55

Хезмәт кешесе иң мөһим урында булырга тиеш!

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга һәм гражданнарга еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте. Түбәндә анда яңгыратылган иң мөһим һәм әһәмиятле фикерләрне тәкъдим итәбез.

Хезмәт кешесе иң мөһим урында булырга тиеш!Хезмәт кешесе иң мөһим урында булырга тиеш!
Хезмәт кешесе иң мөһим урында булырга тиеш!
Хәзерге Русия турында

Без борылыш елларында, глобаль дөнья тәртибе үзгәргән, безгә дошман булган коллектив Көнбатышка ачык каршы тору чорында яшибез. Илебезгә, безнең барыбызга да зур басым ясала, моңарчы күрелмәгән санкцияләр игълан ителде.
Ләкин без сезнең белән моңа каршы нык торабыз, чөнки яхшы беләбез: ХАКЫЙКАТЬ — БЕЗНЕҢ ЯКТА! Тагы да безне какшамас рухи көч: ата-бабалар васыять итеп калдырган Ватанга мәхәббәт, аны якларга әзер булу берләштерә.
Владимир Владимирович Путин илне җитәк­ләгән чорда Русия дөньядагы элекке абруен кайтарды. Ул яңа фикердәшләр һәм партнерлар таба. Хәрби, икътисади көчен арттыра. Яңадан бөек державага әверелә, гаделлекне һәм күппо­лярлы дөньяны яклый.
Без тугандаш Донбасска ышанычлы иңебезне куйдык. Дистәләгән гуманитар конвой, меңләгән халык посылкалары җибәрдек. Сугыш хәрәкәтләре барган зонадан эвакуацияләнгән гаиләләрне кабул иттек. Бүген Башкортстан табиблары Донбасста үзләренең изге вахтасын үти. Төзүчеләр, коммуналь хезмәткәрләр Красный Лучта, Мариупольдә дистәләгән торак йортлар, социаль, инженерлык һәм юл инфраструктурасы объектларын төзеделәр һәм тергезделәр.
Без бөтен республика белән махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз өчен борчылабыз, алар барысы да — чын геройлар. Өйләренә исән-сау кайтсыннар дип дога кылабыз, аларга актив ярдәм итәбез.

Авыл ихтыяҗлары хакында

Безнең аграрийлар аерым рәхмәт сүзләренә лаек. Быел алар батырларча эшләде. 10 ай эчендә авыл хуҗалыгы продукция җитештерү күләменең 25 процентка артуын тәэмин иттеләр, экспорт күләмен саклап калдылар. 30 ел элек куелган рекордны узып, 5 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алдылар. 4 миллион тонна ашлык үстереп алу безнең өчен гадәти хәлгә әверелергә тиеш дип саныйм. Ә берничә елдан соң — 5 миллион тонна да. Бу — кабинетта хыяллар кору түгел, ә тармакны тирән техник һәм технологик модернизацияләүгә нигезләнгән, уйланылган планнарыбыз.
Республикада әлегә кадәр хуҗасыз буш торган яисә нәтиҗәсез файдаланылган җирләрнең булуы һич кенә дә ярый торган эш түгел. Киләсе елга авыл хуҗалыгы җирләрен инвентарьлаштыруны үткәрү турында күрсәтмә бирәм. 2024 елга бер генә гектар да файдаланылмаган җир калырга тиеш түгел.
Без авыл урамнарын яктырту буенча ковидлы елларда туктатылган программаны яңадан башлап җибәрәбез. Киләсе елдан аңа 300 миллион сум акча бүләчәкбез. Мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына, поликлиникаларга, дәваханәләргә илтүче юллар, шулай ук, парклар һәм җәмәгать урыннары яктыртылырга тиеш.

Кече ватан өчен файдалы эшләр елы

2023 ел “Кече ватан өчен файдалы эшләр елы” булачак. Һәрберебезнең беренче адымнарны ясаган, мәктәп тәмамлаган кече ватаны бар. Мин үз авылымда биш ел яшәдем, кемдер — ун, кемдер — егерме, кемдер гомер буе яши. Кемдер — авылда, кемдер шәһәрдә туган. Ләкин мин беләм: һәр кешенең үзенең туган җире белән бәйләнеше, кече ватанына ниндидер яхшылык эшләргә теләге бар. Кемдер күбрәк, кемдер азрак, әмма, күз алдына китерегез: әгәр без барыбыз да кече ватаныбыз өчен файдалы эшләр башкарсак, нәтиҗә бик яхшы булачак.

Хезмәт кешесенең мөһимлеге турында

Узган елда безнең сәнәгать җитештерүе якынча — 8, агымдагы елның 10 аенда 2,8 процентка артты. Аның алга таба да үсешен дәвам итүе бик мөһим, чөнки һәр яңа предприятие, яңа цех, станок иминлекне үстерү, кешеләрнең тормышын яхшырту өчен эшли.
Республика җиңел һәм урман эшкәртү сәнә-гатенә, халык кәсепчелегенә матди ярдәм күр-сәтүне дәвам итәчәк, ә киләсе елда инвалидларны реабилитацияләүнең техник чараларын җитеш­терүгә, шулай ук чолыкчылык умартачылыгына ярдәм программалары эшли башлаячак.
Бүген республикада эшсезлек дәрәҗәсе яңа тарихта иң түбән булып кала. Бу — факт. Тик безне икенче нәрсә борчый: хәзерге вакытта күп кенә предприятиеләрдә эшче куллар җитешми. Шуңа күрә, төп бурычларыбызның берсе – кадрлар әзерләү. Бу — безнең республика, безнең икътисад, алга хәрәкәт итүебез өчен бик мөһим мәсьәлә. Без нәкъ менә Хезмәт кешесе тормышыбызда иң мөһим урында булсын өчен тырышырга тиеш.

Юлларны ремонтлауга күбрәк акча юнәлтеләчәк

Төбәк һәм муниципаль юлларны күбрәк ремонтларга кирәк, алар буенча мөрәҗәгатьләр күп. Республика Хөкүмәтенә киләсе елда урындагы әһәмияттәге автомобиль юлларын төзүгә, реконструкцияләүгә һәм капиталь ремонтлауга өстәмә рәвештә дүрт миллиард сум акча бүлүне йөклим. Шулай ук һәр район юлларга комташ салу өчен 10 миллион сум акча алачак. Иң проблемалы юллар буенча ремонт графигын билгеләү һәм аны кешеләргә җиткерү зарур.

Мәктәпләрне төзекләндерүгә чыгымнарны 10 тапкыр арттырдык

Дүрт ел эчендә республикада 44 мәктәп һәм 59 балалар бакчасы төзелде һәм реконструк­цияләнде. Президент Владимир Путинның мәктәп биналарын капиталь ремонтлау программасы ярдәмендә без бу максатларга ике елда 6,5 миллиард сумнан артык акча юнәлтәчәкбез. Нәтиҗәдә, 140 мәктәп бинасын ремонтлаячакбыз, барыннан да элек авыл җирендә урнашканнарын. Мондый күләмнәр моңа кадәр беркайчан да булмады. Хәтта иң акчалы елларда да бу максатларга 600 миллион сумнан артык акча салынмаган.
Безнең уртак бурычыбыз – педагог һөнәренең абруен күтәрү, аның социаль якланганлыгын арттыру. Республика мәктәпләренә, бигрәк тә авыл мәктәпләренә, яшь белгечләр агымын арттыру зарур. Хөкүмәткә киләсе елдан яшь авыл укытучыларына грантлар санын 150гә кадәр арттырырга күрсәтмә бирәм.

Табиблар җитәрлек булсын

Соңгы өч елда без 250 ФАП, 5 авыл табиблык амбулаториясе төзедек һәм урнаштырдык, һәм аларны барлык районнарда төзүне дәвам итәбез. Безнең иң мөһим бурычыбыз – беренчел звеноны ныгыту. Кеше участок табибына яисә тар белгечкә шалтырата, яки языла алмаган очраклар булырга тиеш түгел.

Пенсионерлар сәяхәт итсен!

“Башкортстанда озын гомерлелек” проекты яхшы эшләп китте, быел 10 мең пенсионер күңел күтәренкелеге һәм якты тәэссоратлар алды. Хөкүмәткә бу программаны финанслауны арттырырга һәм киләсе елда аның белән ким дигәндә 20 мең пенсионерны колачларга күрсәтмә бирәм.

Республика Башлыгының Юлламасы уңаеннан Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәнәгать, инновацион үсеш, сәүдә, эшкуарлык һәм туризм буенча комитеты рәисе урынбасары Рузалия Хисмәтуллина түбәндәгеләрне белдерде.

— Юлламада республика Башлыгы быел булган барлык мөһим вакыйгаларны анализлады, һәр тармакның эшенә бәя бирде, нәтиҗәләргә тукталды. Шулай ук, һәрвакыттагыча, 2023 елда алда торган бурычлар турында җентекле сөйләде. Чыннан да, бу гади булмаган вакытта республика алдында зур бурычлар тора. Аларны без бергәләп, фидакарь хезмәт, тырышлык белән генә җиңеп чыга алачакбыз.
Киләсе ел бюджеты да, һәрвакыттагыча, социаль юнәлешле. Бигрәк тә сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәсенә зур игътибар бирелә. Быел гамәлдә булган барлык программалар да сакланачак, планлаштырганча, хезмәт хаклары арттырылачак. Үзәктән дә ярдәм булачак. Санкцияләр шартларында да без алга барачакбыз. Төп бурыч — халыкның тормыш сыйфатын тәэмин итү.


Резеда ГАЛИКӘЕВА әзерләде.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас