+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 декабрь 2022, 17:45

Кырмыскалыда кунакта - Марсель Сәлимов!

Бүген Кырмыскалы районының үзәк китапханәсендә күренекле язучы-сатирик, шагыйрь, публицист, җәмәгать эшлеклесе Марсель Сәлимов белән җанлы очрашү үтте.

Эльвира ЯмалетдиноваЭльвира Ямалетдинова
Фото:Эльвира Ямалетдинова

Бу чарага район хакимиятенең эшләргә идарә итүчесе Фәргать Котлыбаев, журналистика ветераны, бихисап китаплар авторы, район гәзитенең элекке баш мөхәррире Мидхәт Рәҗәпов, шагыйрь, язучы, Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы Риф Йөзлекбаев, шулай ук юмористик хикәяләре белән кырмыскалылыларның күңелен яулаган 6 китап авторы Таһир Вилданов, Шәриф Биккол исемендәге музей җитәкчесе Фәйрүзә Котлыбаева һәм язучы-сатирикның иҗатын үз итүчеләр җыелды.

Марсель Сәлимов Кырмыскалыга бик изге һәм зур миссия белән килде. Башкортстан Республикасы Журналистлар берлеге һәм Журналистика ветераннары берләшмәсе исеменнән район хакимияте җитәкчелегенә язылган хатны җиткерде. Анда журналистлар Кырмыскалы һәм Кабак авылларының яңа урамнарына РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөек Ватан сугышы ветераны, СССРның Журналистлар берлеге әгъзасы Мазһар Гыймадовның исемен бирү үтенече белән чыккан.

Фәргать Фәрит улы да якташыбыз Мазһар Гыйльметдин улы турында якты истәлекне шулай итеп мәңгеләштерү бик изге һәм мөһим эш булуын белдерде һәм Башкортстанның халык язучысына район хакимиятенең Рәхмәт хатын тапшырды.

Чара сатирикның тормыш һәм иҗат юлына сәфәр кылу белән дәвам итте. Автор үзе дә тормышындагы булган чагу һәм истәлекле вакыйгаларга тукталды, моның белән сәяхәтне тагын да эчтәлеклерәк килеп чыкты. Ә инде язучылар, шагыйрьләр белән очрашулары турындагы истәлекләре – үзе бер тарих. Марсель Сәлимовның иҗади биографиясендә кырмыскалылылар да зур роль уйнаган. Үзенең нәсыйхәтчеләрен ул зур хөрмәт белән искә алды. Шуларның берсе – язучы, тәрҗемәче Фәрит Исәнголов.

16-17 яшендә үзенең сатирик әсәрләрен матбугат басмасына җибәреп, алар Фәрит Әхмәдулла улы кулына килеп ирешә. “Марсель туган! Кулъязмаңы укып чыктым. Синең сатирик новеллалар язуга һичшиксез сәләтле булуың мине шатландырды. Дәвам ит!..”, - дип үзенең киңәшләрен дә юллаган. Яшь язучыны дәртләндереп җибәргән һәм арытабан ышанычлы очарга канат биргән сүзләр язылган бу хатларны Марсель Шәйнур улы 1965 елдан бирле бик кадерләп саклаган һәм бүген ул аларның электрон версиясен һәм үзенең иҗаты белән бәйле башка видеоязмаларны район үзәк китапханәсенә бүләк итеп калдырды.

Әдәбият белгече, галим Гайса Хөсәеновны ул “әдәбият пәйгамбәре” дип атый. 2001 елда нәшер ителгән “Шәп кеше” дигән китабын бүләк иткәннән соң Гайса Батыргәрәй улы үзенең фикерен белдереп, сәлам хаты юллаган. Әйткәндәй, бу хат та, инде оста язучы булуына карамастан, автор өчен зур әһәмияткә ия була. “...Китабыңны кат-кат укып, үзеңә ихтирамым артты, чын сәләтеңне танып сөендем. Үзең әйтмешли, “классик-көлләсик” икәнсең бит!..”, - дип, бик күп мактау сүзләре юллаган.

Расих Ханнанов, Ирек Кинҗәбулатов, Шәриф Биккол, Барый Ногманов, Рәшит Низамов, Роберт Баемов, Тимергале Килмөхәммәтов, Фәнил Әсәнов  һәм районыбызның башка бөек шәхесләре белән Марсель Сәлимовны иҗат кына түгел, дуслык җепләре дә бәйләгән. Шуңа Кырмыскалыны яратуына, монда еш булуына бер дә гаҗәпләнәсе юк.

Менә бүгенге очрашу да бик җылы һәм җанлы үтте. Ихлас аралашуга корылган чарада истәлекләргә дә урын бирелде, бүгенге көндә актуаль булган шигырьләр дә яңгырады, автор алып килгән видеоязмалар аша үткәннәргә сәяхәт кылырга да мөмкин булды. Ә инде Марсель Сәлимовның әсәре буенча куелган скетч җыелучыларны көлдереп кенә калмады, аралашуны тагын бер көнүзәк тема буенча дәвам иттерде.

Урыс, башкорт, татар, чуваш, инглиз, болгар телләрендә басылып чыккан 50ләп китап авторы Марсель Сәлимов белән күзгә-күз карашып аралашу өлкән буын вәкилләренә генә түгел, яшьләр өчен дә бик фәһемле, кызыклы булды. Авыргазы күппрофильле колледжының Кырмыскалы филиалы студентлары аның шигырьләрен дә сөйләп ишетерде.

Марсель Сәлимовның китап укучылар белән бәйләнешләре бер көнгә дә диярлек өзелми. Күптән түгел генә Иглин районында да бик күркәм чара узган. Әйтергә кирәк, мондый очрашуларның ике як өчен дә уңай әһәмияткә ия. Кырмыскалы районының төрле авылларыннан җыелучылар да өч сәгатьтән артык дәвам иткән кичәдән онытылмас тәэссоратлар алып, рухи азык белән сыйланып, рәхмәтләрен җиткереп һәм тагын да очрашырга насыйп булсын, дигән теләктә таралышты. Язучы да бу кичәдән илһамланып, яңа көч алып кайткандыр, дип ышанасы килә.

Кырмыскалыда кунакта - Марсель Сәлимов!
Кырмыскалыда кунакта - Марсель Сәлимов!
Кырмыскалыда кунакта - Марсель Сәлимов!
Кырмыскалыда кунакта - Марсель Сәлимов!
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас