+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 декабрь 2022, 10:23

Кызын алып, кая качкан?

Стәрлетамакта яшәүче украинлы ике яшьлек кызын яшереп алып киткән.

Кызын алып, кая качкан?
Кызын алып, кая качкан?

Мария белән Максим никахын рәсми теркәмәгән, әмма бергә яшәгән. Ул көнне әнисе 2 яшьлек кызын әтисе белән калдырып, почтага киткән. Кайтса - өйдә беркем дә юк.

Хатын Максим белән Дарина йөреп керергә чыгып киткәннәр, дип уйлаган, әмма ике сәгатьтән соң телефонына хәбәр килгән - алар Красноусолга киткән. Ир шалтыратуларга һәм СМСларга җавап бирмәгән.

«Мин беренче гаризаны полициягә 10 декабрьдә бирдем, әмма аны кабул итмәделәр, ике көнгә югалу - эзләүгә бирү өчен аз вакыт, диделәр", - ди Мария.

Икенче көнне Максим кызы белән Грузия чиген кичкән. Әтисе балага чит ил паспорты ясаткан икән. Ул әнисенә баланың фотосурәтләрен җибәрә башлаган, ләкин сорауларга җавап бирмәгән. Карак әти үзенең соңгы хәбәрендә кызы белән Украинага «әбисе янына кунакка» барырга җыенганын гына билгеләп үтә. Ул башкача элемтәгә чыкмый.

Мария белән Максимның Кырымда танышуы чын мәхәббәт тарихы була. Алар, илләр арасындагы чикләрне узып, бер-берсенә кунакка йөри. 2019 елда хатын авырга кала, аннары пандемия башлана. Бала тугач, ир Башкортстанга килә һәм сөйгәненнән, вакытлыча торуны рәсмиләштерү өчен, аны үз фатирында теркәвен сорый. Паспорттагы мөһердән соң гашыйк герой өй тиранына әверелә.

"Мин түзә идем, әмма хәл бик катлаулангач, полициягә мөрәҗәгать иттем. Ләкин анда берни белән дә ярдәм итә алмадылар. Без бер фатирда яшәргә мәҗбүр булдык. Миграция законнарын бозмаса, аны чыгарып булмый», - дип искә төшерә хатын.

Мария хәзер Даринаны өйгә алып кайтырга тырыша. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында баланың урнашу урынын ачыклау буенча эш башланган.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: