16 декабрьдә Махсус икътисади зоналарның инвестицион җәлеп итүчәнлеге буенча VI дәүләт рейтингы нәтиҗәләре ясалган. Әлеге рейтингта Башкортстан 4 пунктка – 12нче урыннан 8нче урынга күтәрелгән. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте. “Безнең махсус икътисади зона – иң яшьләрнең берсе, ул иң тотрыклы үсеш алучы һәм инвестицион яктан җәлеп итүчән, дип танылды. Бу – зур вакыйга. Аны арытаба да үстерергә кирәк”, – диде ул.
Республика җитәкчесе Яңа ел шәһәрчекләрен вакытында өлгертмәгән муниципалитетларны тәнкыйть утына тотты. Аерым алганда, ул Миякә районы башлыгының эшеннән канәгать түгел, анда сроклар 10ыннан 25 декабрьгә күчерелгән. Моннан тыш, берничә муниципалитет эшне 19 декабрьдә төгәлләргә планлаштыра. Радий Хәбиров түрәләрдән ни өчен куелган бурычны үти алмаулары хакында отчет тотуларын таләп итте. “Без ел саен шәһәрчекләрне иртәрәк куярга кирәк, дип сөйләшәбез. Нигә соң бу эш 25 декабрьгә кала? Анда Яңа ел бетәчәк инде. Кем бүгенгә кадәр эшләмәгән, ни өчен икәнен миңа хәбәр итегез”, – диде Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгының Социаль коммуникацияләр буенча идарәсе җитәкчесе Елена Прочаковская төбәк халкыннан алынган иң төп шикаятьләр темаларын җиткерде. Бер атнада торак-коммуналь хуҗалык темасы янә республика халкы арасында иң популярга әйләнгән. Җиде көндә 687 мөрәҗәгать кергән, бу, узган атнадагыга караганда, 78гә кимрәк. Халыкны урамнарны кардан чистарту, электр энергиясе өзелү һәм чүп-чар чыгару проблемалары борчый. Икенче урында – социаль хезмәт күрсәтү (492 мөрәҗәгать, бу, узган атнадагыга караганда, 63кә күбрәк). Өченче урынны төзекләндерү темасы били (396 мөрәҗәгать, бу элеккегедән 10га кимрәк).
Башкортстанда, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары буларак, ташламаларны сугышчыларның ата-аналары да ала алачак. Әлеге мәсьәлә Радий Хәбировның йөкләмәсе буенча хәл ителә. Шул ук вакытта төбәктә яшәүчеләрдән “Инцидент-менеджмент” системасына ата-аналарга социаль ярдәм күрсәтү чаралары буенча сораулар килә, диде Елена Прочаковская. Узган атнада социаль хезмәт күрсәтү мәсьәләләре буенча 492 мөрәҗәгать кергән. “Сез ташламалар буенча гаилә составына ата-аналарны да кертү мәсьәләсен хәл итәргә куштыгыз. Хәзер бу эш процесста”, – дип ассызыклады Елена Прочаковская.
Русия Хөкүмәтенең Координация үзәге мәгълүматлары буенча, соңгы җиде көндә Башкортстанда коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны 25 процентка арткан. Бу хакта сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Азат Рәхмәтуллин хәбәр итте. Республикада тәүлек эчендә 247 яңа авыру очрагы теркәлгән. Стационар дәвалауда 192 пациент исәпләнә, 1929 кеше амбулатор шартларда дәвалана.
Киләсе елда Башкортстан өчен мәктәп туризмы программасын финанслауны сизелерлек арттыру планлаштырыла. Сәяхәттә катнашучылар санын 37743 кешегә җиткерү өчен бюджетара трансфертлар 188715 миллион сумга кадәр күтәреләчәк. Экскурсияләрнең эчтәлекле өлешенә күбрәк игътибар биреләчәк, патриотик чаралар һәр сәфәрнең мәҗбүри өлеше булачак. Бу хакта эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов хәбәр итте.
Агымдагы елда Башкортстан 5-9нчы сыйныф укучылары өчен социаль сертификат аша мәктәп туризмы программасын тормышка ашыру буенча 18 пилот төбәкнең берсе булды. Программа “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла. Укучылар саны буенча төбәккә квота 11106 кеше тәшкил итте. Бүленгән квоталар күләме буенча Башкортстан Русиядә пилот төбәкләр арасында 2 урынны алды. Федераль финанслауның гомум күләме 500 миллион сум тәшкил иткән, шуның 55,5 миллион сумы – Башкортстанга. Бер балага исәпләнгән тур бәясе – 7 мең сум.
Радий Хәбиров балалар туризмы өчен инфраструктура үсешенә, хәвефсезлекне тәэмин итүгә аерым игътибар юнәлтергә кушты.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.