+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 декабрь 2022, 04:53

Сал панамаңны, "культурный" бандит!

Уфада чәчәк кибете баскан берәү сатучыга: "Мин сезгә начарлык теләмим", - дия-дия янаган. Кем булыр бу?

Сал панамаңны, "культурный" бандит!Сал панамаңны, "культурный" бандит!
Сал панамаңны, "культурный" бандит!

12 сентябрьдә башкаланың Беренче май урамында урнашкан чәчәк кибетенә 19.00 сәгать тирәсендә бер ир керә.

Панама һәм битлек кигән ир чәчәк сайлаган кыяфәттә сатучы янына килә һәм пычакка охшаш предмет чыгара. Ул, флористны куркытып, кассадан 50 мең сум акчаны ала. Шул ук вакытта: "Мин сезгә начарлык теләмим, күрәсезме, хәтта телефоннарыгызны да үзегезгә калдырам", - дип чыгып китә.

Әлеге хәл буенча җинаять эше кузгатылган. Хокук саклаучылар аның кайда икәнлеген ачыклау буенча эзләү эшләре алып бара.

“Әгәр сез бу кеше турында нинди дә булса мәгълүмат белсәгез, түбәндәге телефон номерларына шалтыратуыгызны сорыйбыз: 8(347) 279-41-69, 8(347) 279-51-36, 8(347) 279-93-03, дежур часть – 8(347) 279-39-02, ышаныч телефоны – (347) 279-32-92 яисә 02 номеры (мобиль телефоннан – 102) буенча, яки якындагы полиция бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Конфиденциальлек һәм бүләкләү гарантияләнә”, – диелә Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән.

Бүләкләүнең суммасы турында берни дә әйтелмәгән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас