

Әлеге мәсьәлә Радий Хәбировның йөкләмәсе буенча хәл ителә. Төбәктә яшәүчеләрдән «Инцидент-менеджмент» системасына ата-аналарга социаль ярдәм күрсәтү чаралары буенча сораулар килә, дигән иде республика Башлыгының социаль мәсьәләләр буенча идарәсе җитәкчесе Елена Прочаковская атналык оператив киңәшмәдә. Узган атнада социаль хезмәт күрсәтү мәсьәләләре буенча 492 мөрәҗәгать кергән.
Моңа кадәр республика Башлыгы ташламалар алу буенча гаилә составына ата-аналарны да кертү мәсьәләсен хәл итәргә кушкан иде. Хәзер бу эш процесста.