+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 декабрь 2022, 08:10

"Акъярга барам, машинада 7 буш урын бар..."

Башкортстанда Интернет аша пассажирлар җыйган водитель коточкыч авариягә тарыган. Кешеләр ни хәлдә?

"Акъярга барам, машинада 7 буш урын бар...""Акъярга барам, машинада 7 буш урын бар..."
"Акъярга барам, машинада 7 буш урын бар..."

Хәйбулла районында кичә көндез Сибай - Акъяр автомобиль юлының 80нче чакрымында 31 яшьлек урындагы кеше "Toyota Noah" машинасында юл кырые киртәләренә бәрелгән. Нәтиҗәдә, машина берничә тапкыр әйләнеп чыккан.

Юл-транспорт фаҗигасендә дүрт пассажир җәрәхәтләр алган, шул исәптән 15 яшьлек кыз да. Билгеле булганча, ике ай элек водитель машина белән исерек килеш идарә иткән өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган.

Арытаба ирнең Интернетта җиде юлдаш җыйганлыгы ачыкланган. Авария факты буенча тикшерү үткәрелә, дип хәбәр иттеләр ЮХХДИ матбугат хезмәтендә.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас