+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 Декабря 2022, 07:35

Дүрт миллионынчы пассажирны хезмәтләндерәбез!

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Уфа аэропорты уңышлары турында социаль челтәрдә яза.

Дүрт миллионынчы пассажирны хезмәтләндерәбез!Дүрт миллионынчы пассажирны хезмәтләндерәбез!
Дүрт миллионынчы пассажирны хезмәтләндерәбез!

- Без эчке һәм халыкара авиарейсларны ачу өстендә актив эшләүне дәвам итәбез, - ди ул. - Быел Уфадан самолетлар Иркутск, Красноярск, Грозный, Пермь, Омск, Әстерхан һәм Нарьян-Марга оча башлады. Делегациябезнең Казахстанга һәм Үзбәкстанга визитыннан соң килешүләр нәтиҗәләре буенча Астана, Актау, Алмата, Наманган кушылды. Сәмәрканд, Минск һәм Тель-Авивка рейслар җибәрү турында сөйләшүләр алып барабыз.

Бүген Уфа халыкара аэропорты Идел буе федераль округында беренче булып 4 миллионлы пассажирга хезмәт күрсәтәчәк. Башкортстан бу күрсәткечкә тарихта икенче тапкыр һәм үткән елга караганда 10 көнгә иртәрәк иреште.

Икътисадтагы кыенлыкларга, инде күптән ачылган халыкара юнәлешләрне ябуга карамастан, кешеләр очуны дәвам итә, хәтта моны ешрак башкара. Иң кирәклеләре - Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Сургут һәм Новосибирск. Ел ахырына кадәр вакыт бар әле, шуңа күрә 2022 елда хезмәт күрсәткән пассажирлар саны буенча абсолют рекордны да көтәбез.

Барыгызга да уңышлар!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас