Администраторы белдерүенчә, балаларына ярдәм итәргә телибез, диючеләр күп булган.
Җырчы Эльмира Сөләйманованың "ВКонтакте"дагы рәсми төркемендә мәрхүмәнең сабыйларына ярдәм җыялар. Әлеге эшне төркемнең администраторы Алсу Хәсәншина башлап җибәргән.
«Эльмира Сөләйманованың арабыздан китүе һәммәбезне дә тетрәндерде. Эльмираның ике сабые ятим калды. Шушы көннәрдә: «Балаларына ярдәм итәсебез килә», - дип язучылар күп булды. Кемнең теләге бар, шушы картага хәер-сәдака җибәрә аласыз. Эльмираның әнисе исеменә.
Яхшылыкларыгыз меңе белән үзегезгә әйләнеп кайтсын», – дип язган ул.
Фото: социаль челтәрләрдән