Бу хакта Президент Хакимиятенә якын чыганакларга сылтама белән «Коммерсантъ» гәзите хәбәр итә.
Чыгыш ясауга "алдан әзерлек" узса да, дәүләт башлыгы Хакимиятендә текст өстендә күләмле эшкә керешмәгәннәр. Басманың әңгәмәдәше Президентның чыгышы 2023 елга планлаштырылганын, Путин махсус хәрби операция зонасындагы хәл турында сөйләгәнче булачагын белдерде.
Русия Президентының Федераль җыелышка традицион мөрәҗәгатенең төгәл сроклары билгеләнмәсә дә, Кремльдә элегрәк закон чыгаручыларга Юллама киләсе елда булырга мөмкин дип әйткәннәр иде.
Фото: Павел Бедняков.