+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 декабрь 2022, 07:05

Юлда утырып торган булган...

Ни сәбәпле?

Юлда утырып  торган булган...Юлда утырып  торган булган...
Юлда утырып торган булган...

Баймак районында җәяүле катнашлыгында үлемгә китерә торган юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта Башкортстанның ЮХХДИ башлыгы Владимир Севастьянов хәбәр итә.

Төн уртасында Чыңгыз авылы янындагы Йомаш - Югары Таулыкай автомобиль юлының 21нче километрында 48 яшьлек урындагы кеше ВАЗ-2112 руле артында 55 яшьлек хатынны бәрдергән.

Алынган җәрәхәтләрдән җәяүле юл-транспорт һәлакәте урынында үлгән. Машина йөртүче сүзләренчә, хатын-кыз юлда утырып торган булган. Юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү үткәрелә, берничә экспертиза уздыру билгеләнгән.

Фото: newsbash.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас