Владимир Путин Оборона министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты.
Русия хәрбиләренең санын 1,5 миллион кешегә җиткерү зарур, диде Сергей Шойгу. Августта Президент кул куйган указга ярашлы, Русиядә хәрби хезмәткәрләр саны 1,151 кеше тәшкил итә.
Сергей Шойгу армиягә 21 яшьтән ала башлау зарурлыгын белдерде. Һәм 30 яшькә кадәр чакырырга. Әле хәрби хезмәткә 27 яшькә кадәр алалар. Аннан соң яшь кеше запаска чыгарыла.
Фото: башинформ