

Шушы көннәрдә Краснокама районында “ашыгыч ярдәм” машинасы җәяүлене бәрдергән.
Ашыт – Агыйдел автомобиль юлының 3нче чакрымында чакыру буенча китеп барган “Ашыгыч ярдәм” машинасы билгесез җәяүлене бәрдерә. Якынча 40 яшьләрдәге ир фаҗига урынында һәлак була. Бу хакта Башкортстанның баш автоинспекторы Владимир Севастьянов хәбәр итә.
Ашыгыч ярдәм Мажар авылына чакыруга китеп барган. Машина йөртүче белдерүенчә, ир яктыртылмаган юлга кинәт йөгереп чыккан. Чакыруга башка медицина ярдәме бригадасы җибәрелгән. Юл-транспорт һәлакәтенең детальләре аныклана.
Кышкы юллар аеруча сак һәм игътибарлы булуны сорый: бу чорда иртә караңгы төшә, юлларны көрт баса, бозлавыкка әйләнә, буранлы вакытта юл күренми. Иглин районында М5 трассасында зур йөк машинасы белән җиңел автомобиль бәрелешүенә дә шушы сәбәпләрнең берсе китергән булуы мөмкин. Юл һәлакәтендә бер кеше һәлак булган.
Әлеге юлда “Toyota Corolla” белән “Volvo” йөк машинасы бәрелешкән. Җиңел автомобиль водителе һәлакәт урынында вафат булган. Тикшерүчеләр бу аянычлы хәлнең шартларын һәм сәбәпләрен ачыклый.
Кызганычка каршы, кышкы тайгак юлда берьюлы берничә машина бәрелешүе дә, каза күрүчеләр берничә булуы да мөмкин. Стәрлетамак шәһәреннән чыгу юлындагы юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән, анда дүрт автомобиль һәм бер автобус бәрелешкән.
“Юл һәлакәте нәтиҗәсендә дүрт кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итте. Фаҗига урынында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм башка ашыгыч хезмәтләр эшли. Автобусның пассажирларсыз хәрәкәт итүе билгеле. Вакыйганың нечкәлекләре аныклана”, – дип хәбәр иттеләр Башкортстан буенча ЮХХДИ матбугат хезмәтеннән.
Башкорстан буенча Гадәттән тыш хәлләр минстрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, авария урынына барлык ашыгыч хезмәтләр оператив килеп җиткән. Юлның күрсәтелгән участогында реверсив хәрәкәт оештырылган.
Шул ук вакытта...
Янгыннар да гомерләрне өзә...
Стәрлетамакның Коммунистик урамындагы күпфатирлы торак йортта янгын чыккан. “Кызганычка каршы, бер кеше һәлак булды. Ләкин, бәхеткә, 15 кеше коткарылды”, – дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетыннан.
Коткаручылар һәм башка ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре вакыйга урынына тиз килеп җитә. Алар куркыныч янаган фатирлардан 15 кешене коткара, шуларның 3есе – балалар.
Кызганычка каршы, янгынны сүндергәндә 1928 елгы ирнең гәүдәсенә тап булалар. Табиблар аның үлгән булуын раслый.
Әйтүләренчә, бабай күрү буенча инвалид булган, фатирда ялгызы яшәгән. Өендә янгын кисәтү корылмасы булмаган.
Резида ВӘЛИТОВА.