«Төнге 00:30. Өй эшләрен карап, салмак музыка куйдым да килеп яттым. Артур белән языштык. «Ятып алам, бүген арылды, эш күп булды», – диде. Нишләгәнен әйтми. «Иртәгә элемтәгә чыгарга тырышырмын», – диде.
Күп әйберләр җибәргән идек, шулар барып җиткән. Күп рәхмәтләр әйтте. Миңа гына түгел, төркемемдәге егет-кызларга, хәзрәткә һәм дуслар җибәргән күчтәнәчләр һәм кирәк-яраклар өчен. Булышучылар: «Безгә пиар кирәкми, иң мөһиме – чын күңелдән. Исемнәребезне яза күрмә», – диделәр. Тыңладым, язмыйм, рәхмәт сезгә, меңе белән кайтсын!
Кире сүз башына кайтам. Берничә җирдә, берничә кеше минем елмаеп фотога төшүемне үз итмәгән. Янәсе, ничек елмая бу хатын, ире сугышта була торып? Мин ямьсез итеп язмыйм, матурлап язам, алайса килешмәс. «Вы о чем?» – диим әле. Мине елмаюдан мәхрүм итеп, сезгә җиңелрәк булачакмы? Әле ярар бу сүзләрне хатын-кыз язса! Ир-атлар, сез бөтенләй бутый башладыгызмы кем булып дөньяга килүегезне? Иркә бик дәшми ул, түзә, үткәреп җибәрә. Тик шулай да җитәр яме, «егетләр». Миңа оят сезнең өчен! Елмаям һәм елмаячакмын, Аллаһы боерса!», – дип язган Иркә социаль челтәрдә.
"...Мин – хатын-кыз, усал кагылмагыз,
Фани дөнья сезгә тар кебек.
Саксыз сүздән күңел кителмәсен
Яшен кискән яшел тал кебек.
Тупаслыктан мин каралам, көям,
Усалланам, нигә ул сезгә?
Ир булыгыз, мин хатын-кыз булыйм,
Әйләндермәгезче әрсезгә.
...Ачы телләр, пычрак уйлар белән
Кагылмагыз – күңел чаң кебек.
Мин – хатын-кыз, бары яратыгыз,
Минем вакыт кыска – таң кебек."
Халисә Мөдәрисова Иркә куйган сорауларга күптән җавап бирде инде. Күрәсең, кемгәдер ул барып җитмәгән...