

“Хәзерге этапта милли матбугат һәм әдәби тел нормалары” дигән республика күләмендәге чараны сәламләү сүзе белән Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Газизов ачты. “Кызыл таң” гәзитенең компьютер бүлеге мөдире Азамат Абдрәфыйков Интернетта эшләү ысуллары турында сөйләде.
Аннары татар матбугаты вәкилләре аерым залга күчте. “Кызыл таң” гәзитенең җаваплы секретаре, филология фәннәре кандидаты Илдар Фазлетдинов район гәзитләрендә тема төрлелеген анализлады. Аның фикеренчә, басмаларда бу принцип саклана, журналистлар матбугат битләрендә тормышның төрле якларын мөмкин кадәр киңрәк яктыртырга омтыла. Гәзитләрнең техник эшләнеше һәм верстка алымнарында алга китеш сизелә. Ул шулай ук “Кызыл таң” гәзитендә темаларның ничек бүленүе турындагы тәҗрибә белән уртаклашты.
Профессор, социология фәннәре докторы Равил Насыйбуллинның чыгышы матбугатта патриотик тема чагылышына багышланды. “Бүгенге көндә дәүләт идеологиясе патриотлык тирәсендә оеша, һәм биредә матбугат чараларының роле искиткеч зур”, – диде ул. “Бүгенге матбугатның төп герое кем?” – дигән сорауга җавап итеп, тормыш чынбарлыгын чагылдыру зарурлыгын билгеләде.
“Тулпар” журналының проза бүлеге мөхәррире, филология фәннәре кандидаты Дилбәр Булатова район гәзитләрендә тәрҗемә мәсьәләләрен анализлады. Ачыклануынча, урысчадан тәрҗемәдә очраган төгәлсезлекләр, нигездә, тартым кушымчасы кулланылышы һәм изафет конструкцияләре белән бәйле. Шулай ук күпчелек гәзитләрдә сызык һәм сызыкчаның, инициалларда тыныш билгеләренең дөрес кулланылмавын әйтеп китте. Урысчадан татарчага тәрҗемә эшендә ярдәмгә килергә мөмкин ресурсларны (“Татсофт”, “Сүзлекләрнең электрон фонды”, “Грамота.ру”) атады.
“Кызыл таң” гәзитенең бүлек мөдире Ример Насретдиновның чыгышы социаль челтәрләрдә эшләү нечкәлекләре турында иде. Матбугат басмаларының рәсми сайтлары, “Бәйләнештә (ВКонтакте)”, “Сыйныфташлар (Одноклассники)” төркемнәре, чынлап та, көннән-көн популярлаша, укучылары арта бара. Әмма биредә журналистларны кайбер капкыннар сагаларга мөмкин. Мәсәлән, фотоларны рөхсәтсез куллану зур күләмле штраф белән яный. Хәзер инде реклама постларына да махсус билге куя башларга кирәк булачак.
Уфа “Нур” татар дәүләт театрының әдәбият бүлеге мөдире Гөлнур Усманова, Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Дамира Сәетованың чыгышлары очрашуга аерым бер ямь өстәде. Алар “Нур” тарихы турында сөйләп үтте, журналистларга театрга игътибарлы булулары өчен рәхмәт җиткерде.
Гомумән алганда, Уфадагы “Таң” профилакториеның конференц-залларында оештырылган чара эшлекле үтте, катнашучылар өчен төшке аш, чәй табыны да әзерләнгән иде. Матбугат агентлыгының әйдәүче белгече Зөһрә Заманова әйтүенчә, каләмдәшләр җыелып күрешүгә, фикер алышуга, белгеч-экспертларның фикерен, тәнкыйтен ишетүгә һәрчак мохтаҗ.
Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА.