Соңгы елларда сулыкларны, бигрәк тә чишмәләрне, коеларны төзекләндерүгә, тәртипкә китерүгә игътибар артты. Авылда өлкәннәр белән бергә яшьләр дә чишмәләрне тазарту, саклау эшендә башлап йөри.
Арабызда туган авылларын төзекләндерүдә актив булган, аларның киләчәгенә битараф калмаган якташларыбызның күп булуы куандыра. Чакмагыш районының Тозлыкуш авылында туып-үскән, районның “Игенче” гәзитенең баш мөхәррире, шагыйрь һәм журналист Фәнис Әмирханов та шундыйлардан. Быел аның шәхси көче-тырышлыгы белән туган йорты каршындагы иске суалгычка яңа сулыш өрелде.
Авылдагы үзәк суүткәргеч линиясендәге әлеге колонканың күпьеллык тарихы бар. Элек урамның һәр йорты шуннан су алган. Хәзер һәр ихатага яки йортка суүткәргеч торбалар кертелгән. Шулай да суалгычларның сихри көче һаман да үзенә тартып тора.
Фәнис Фидан улы әйтүенчә, бу чыганакка соңгы елларда шактый зыян килгән булган: колонкасы тузып, аның урынына резина шланглар куелу бер хәл, хәтта коеның боҗралары да җимерелеп, ямьсез күренеш, хәтта хәвеф тудырып торган.
— Әтием исән чагында бирегә урнаштырырга дип колонка да сатып алган идек, ул аны үзе сайлаган иде. Ул исән чагында куеп булмады. Әтине җирләү мәшә-катьләре белән йөргәндә ул ихатадан ничектер юкка чыкты. Былтыр яз әти төшемә керде: колонка төбендә, исән чагындагы кебек, мәшәкатьләнеп йөри иде. Мәрхүм, суалгыч коены гел карап-тәрбия-ләп, кышын бозын ватып, туңган вакытта кранын кайнар су салып эретеп торды. Арытаба үзем дә вакыты белән коены карап, карын көрәп тордым. Шундый ук колонка да эзләп карадым, тик таба алмадым. Аннан, уйладым да, әтием истәлегенә самавыр формасында колонка куярга булдым. Аны күрше-тирә районнардан да остаханәләрдә эзләп карадым. Үзебезнең районда сатып алдым. Авылга кайтарып куюда шәхси эшкуар Ирек Шәрипов транспорт белән ярдәм итте. Самавырны үзем матурлап яңарттым. Моңар-чы инде капка төбендәге коега шәхси эшкуар Илфир Әхтәмовтан яңа боҗралар, ком-таш, вакташ та сатып алып китереп куйдырган идем. Самавырны чыгарып утыртырга улым белән икебезнең генә көчебез җитмәс иде, авыл хакимияте башлыгы Рамил Камил улы Вәлиәхмәтов ярдәмгә егетләр дә алып килде. Алар белән бергәләп, капка алдына алып чыгып урнаштырдык. Махсус шланглар да алып кайткан идем. Улым эченә төшеп, башка егетләр тышкы яктан шлангларны тоташтырдык. Кое өстенә япма будканы Дүртөйледә эшләттем, – ди Фәнис Фидан улы.
Бу изге гамәлне ул үзенең көче һәм әнисенең матди ярдәме белән башкарган. Әнисе, “Алга” хуҗалыгында 40 елдан артык эшләгән хезмәт ветераны Фәния Фазылбәк кызы – бу эштә аның төп киңәшчесе һәм ярдәмчесе.
Яңа сулыш алган, төзекләндерелгән суалгыч бүген авылга ямь биреп, тозлыкушлыларны һәм килгән кунакларны сөендереп тора. Биредә ял итү өчен эскәмияләр куелган. Самавыр коесы, шулай ук, якташларыбызның, читтән кайтучы райондашларыбызның яраткан ял итү урынына әверелгән. Алар биредә истәлеккә фотога да төшеп, төрле кыйтгаларга туган як сәламе итеп озата. Самавыр борыны аша аккан саф су сусынны гына басып калмый, тәнгә сихәт бирә, көч кертә, диләр авылда.
Әйткәндәй, Фәнис Әмирханов бүген тагын бер саваплы ният белән янып йөри: аның туган авылындагы бер чишмәне төзекләндерү теләге дә бар. Бу ниятен дә аңа уңышлы башкарып чыгарга Ходай насыйп итсен.
Илсөяр Гайсина.
Чакмагыш районы.