+31 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 Декабря 2022, 06:37

Автобуста егерме бала булган

Уфа районында мәктәп автобусы юл һәлакәтенә очраган.

Автобуста егерме бала булганАвтобуста егерме бала булган
Автобуста егерме бала булган

Уфа районының Яңа Булгаково бистәсендәге Баллы урамында балалар белән автобус юл-транспорт һәлакәтенә эләккән. Бу хакта Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Ике транспорт чарасы: "ПАЗ" мәктәп автобусы белән “НефАЗ " маркалы 110с санлы маршрут автобусы бәрелешкән. Мәктәп автобусы салонында 21 кеше булган, шул исәптән 20 бала, маршрут автобусында пассажирлар булмаган», — диделәр республиканың ЮХХДИ матбугат хезмәтендә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм җәрәхәтләнүчеләр юк. Муниципаль район хакимияте Яңа Булгаково урта мәктәбенә балаларны китеру өчен өстәмә «ПАЗ» автобусы биргән, дип өстәделәр төбәкнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас