+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 декабрь 2022, 11:30

Җәй көне авылда балалар күп була

Шуңа Кырмыскалы районының Шәрипкол авылы халкы балаларга уен мәйданчыгы төзү өчен Урындагы башлангычларга ярдәм программасында катнашырга теләк белдерде.

Җәй көне авылда балалар күп булаҖәй көне авылда балалар күп була
Җәй көне авылда балалар күп була
Республикабызда 2016 елдан башлап тормышка ашырылып килгән бу Программада катнашырга теләк белдерүчеләр күбәйгәннән-күбәя. Кырмыскалы районында да аның тәмен яхшы беләләр. Бу елларда әлеге Программа ярдәмендә бик күп проблемалар хәл ителде: юллар ремонтланды, авыл урамнарына ут сузылды, социаль объектлар төзекләндерелде, балалар һәм спорт мәйданчыклары барлыка килде.
Карлыман авыл биләмәсендә яшәүчеләр быел бу Программада катнашу өчен Шәрипкол авылын сайлаган, ә шәрипколлыларның анда җиңүгә омтылышы бик көчле күренә.
Шушы көннәрдә урындагы мәктәп бинасында узган Урындагы башлангычларга ярдәм программасында катнашуга теләк белдерүгә бәйле йомгаклау җыелышында шәрипколлылар кичектергесез хәл итәргә кирәкле мөһим мәсьәләгә ачыклык кертеп беткәннәр иде: алдан үткәрелгән җыелышларда һәм авыл халкыннан сорау алу нәтиҗәсендә күпчелек халык балалар мәйданчыгы төзү идеясен яклап тавыш биргән.
Әлеге җыелышта Карлыман авыл биләмәсе башлыгы Азат Әхмәтҗанов, район хакимиятенең финанс идарәсе җитәкчесе Илфат Хәмитов катнашып, җыелучыларга Программаның асылы, андагы яңалыклар турында сөйләде, районыбызның 2016-22 елларда әлеге Программада катнашу нәтиҗәләре белән таныштырды һәм анда җиңеп чыгу өчен нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеген аңлатты.
Авылда хәл ителәсе мәсьәләләр аз түгел: су үткәрүне дә сорыйлар, юлларны да төзекләндерү таләп ителә. Шулай да халык тәү чиратта балалар өчен уен мәйданчыгы кирәк, дип исәпли. Урындагы мәктәп җитәкчесе Рәйлә Гайнуллина билгеләвенчә, бүген мәгариф оешмасында ике авылдан 30дан артык бала белем ала. Ләкин җәйге чорда балалар саны авылда йөзгә җитә. Ял һәм бәйрәм көннәрендә нәнәй-картиләренә кайтучылар да бик күп. Шуңа яңа уен мәйданчыгы барлыкка килсә, балалар өчен нинди куаныч булыр иде!
Финанслашу мәсьәләсенә аерым тукталып үттеләр. Азат Марат улы билгеләвенчә, урындагы бюджеттан гомум сумманың 15 проценты юнәлтеләчәк. Авыл халкы да 8 урынына 10 процент җыярга карар итте. Бу очракта баллар да күрбәк булачак. “Акчаны йорт башыннан яки кеше башыннан җыябызмы?” - дигән мәсьәлә буенча төрле фикерләр яңгыраса да, җыелучыларның күпчелеге авылда яшәгән һәр кешедән җыярга, дигән тәкъдим өчен тавыш бирде. Рәйлә Наил кызы әйтүенчә, бу эштә авылдан читтә яшәүчеләр дә катнашачак, чөнки туган төбәкләре турында хәстәрлек күрүчеләр юк түгел. Иганәчеләр өлеше белән дә проблема булмаячак, диде авыл биләмәсе башлыгы. Мондагы җирләрдә эшчәнлеген алып барган “Урожай” авыл хуҗалыгы предприятиесе социаль әһәмияттәге проблемаларны хәл итүдә даими ярдәм күрсәтеп тора.
Шәрипколлыларның хыялы тормышка ашып, эшләр башкарылганнан соң акча артып калган очракта, аны балалар мәйданчыгына ут үткәрү өчен тотынырга килештеләр.
Бердәм тавыш бирү юлы белән шушы акчаны үз вакытында туплау, программада каралганча, балалар уен мәйданчыгының сыйфатлы һәм җиренә җиткереп корылуын күзәтүдә тоту өчен Әюп Шаһидуллин, Фирүзә Гыйрфанова, Рәйлә Гайнуллина, Җәмил Гыйрфанов, Гөлдәр Моратованы берләштергән инициатива төркеме сайлап куелды.
- Авылның киләчәге үзебездән тора. Бердәм булып, барлык көчебезне салып, бу Программада җиңеп чыгарга тырышыйк. Аннары авылдагы башка проблемаларны хәл итү юлларын эзләрбез. Авылыбыз күркәм булса, яшьләр дә читкә чыгып китмәс, - диде Рәйлә Гайнуллина, әлеге проект белән Урындагы башлангычларга ярдәм программасында җиңеп чыгачакларына зур ышаныч белдереп.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас